Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Терлекчелек тармагында кышлату чорына әзерлек бара

Безнең иҗат төркеме вәзгыять белән танышу ниятеннән "Нократ" агрофирмасының "Таң" бүлекчәсенә караучы Акман терлекчелек комплексына юл тотты. Бүгенге көндә биредә 1700 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Шуларның 800 башы савым сыерлар. Моннан тыш бүлекчәнең 230 дан артык бозавы Иске Комазан, ә 250 ләп танасы Комазан башы фермаларында тәрбияләнә... Акман терлекчелек...

Безнең иҗат төркеме вәзгыять белән танышу ниятеннән "Нократ" агрофирмасының "Таң" бүлекчәсенә караучы Акман терлекчелек комплексына юл тотты. Бүгенге көндә биредә 1700 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Шуларның 800 башы савым сыерлар. Моннан тыш бүлекчәнең 230 дан артык бозавы Иске Комазан, ә 250 ләп танасы Комазан башы фермаларында тәрбияләнә...
Акман терлекчелек комплексындагы биналар әле берничә ел элек кенә төзелде. Шуңа да биредә зур күләмдә ремонт эшләре таләп ителми. "Утарларны ремонтладык, бина стеналары тулысынча агартылды, көчле давылда түбәләр зыян күргән иде, аларны төзекләндердек",- ди "Нократ" агрофирмасының "Таң" бүлекчәсе башкаручы директоры Илья Васильев.
Илья Васильев сүзләреннән мәгълүм булганча, "Таң" бүлекчәсенең Акман терлекчелек комплексы кышлату чорына 95% әзер икән. Хәзерге вакытка су савытларының торбаларын алыштырып чыгасылары калган, азык цехының ишеген яңарту бара. Алга таба бозаулар салкын алым белән тәрбияләнүче биналарның берсе дә азрак осталар кулы таләп итә әле,- ди Илья Васильев. Ремонтчылар шушы бүлекчә хезмәткәрләре икән. Рәшит Мөбарәкшин, Илфар Гаязов, Сергей Васильев, Расих Гаяновлар төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнәләр.
"Таң" бүлекчәсенең Акман терлекчелек комплексында 60 лап хезмәткәр исәпләнә. Шуларның 16 сы сыер савучылар. Ә Рәшит абый Гайнетдинов терлекләргә азык кертү белән шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгы тармагында 32нче елын эшли ул. Әлеге МТЗ тракторын 31нче ел иярли икән. Шушы дәвер бер ялсыз диярлек эшләп, техниканың бер генә шөребе дә югалмаган. Бу хуҗасының эшкә уңай карашы, җаваплы булуы турында сөйли.
Кышлату чорына әзерлекне чагылдыручы күрсәткечнең тагын берсе- терлек азыгы күләме. Агрофирманың узган елгы запаслары гына да якынча 50 мең тонна иде,- ди "Таң" бүлекчәсе башкаручы директоры Илья Васильев. Бүлекчәдә быел 2212 рулон печән әзерләгәннәр, шуның 1 мең төргәге халыкка таратылган. Шулай ук 120 га мәйданда үсүче тары культурасын да печәнгә урачакбыз,- ди Илья Васильев. Быел 6 мең тонна сенаж салганнар, силос өчен урасы кукуруз мәйданнары 840 га ны тәшкил итә. Авыл җирлегендәге бюджет оешмалары һәм беркетелгән учреждение хезмәткәрләре тарафыннан бүлекчәгә 13 мең тонна яфрак азыгы да әзерләп тапшырылган.
"Нократ" агрофирмасында кышлату чорына әзерлек уртача 90% тирәсе булса, инде тулысынча әзер булган хуҗалыклар да бар икән. Бу "Азык-төлек программасы" агросәнәгать комплексы һәм Усали агрохимсервисы.
Бер үк вакытта ремонт эшләре бөтенләй диярлек башланмаган хуҗалыклар да бар икән. Әлеге исемлеккә "Омар" агрофирмасының 1нче санлы сөт-товарлыклы фермасы һәм "Чулман-агро" җәмгыяте керә. Бүгенге көндә район буенча терлекчелек биналарын агарту 70 % ка башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X