Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Сумкалы ашыгыч ярдәм

ФАП яки табиблык амбулаторияләре булмаган авылларда беренче медицина ярдәмен штаттан тыш хезмәткәрләр күрсәтәчәк. Әлеге эш сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү программасы кысаларында алып барыла. Район үзәк хастаханәсенең актлар залына "Йорт хуҗалыклары" программасында катнашучылар җыелды. Аларның саны төбәгебездә 24 булачак. Штаттан тыш хезмәткәрләрнең төп бурычы- авыл халкына беренче медицина ярдәме күрсәтү, кирәк...

ФАП яки табиблык амбулаторияләре булмаган авылларда беренче медицина ярдәмен штаттан тыш хезмәткәрләр күрсәтәчәк. Әлеге эш сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү программасы кысаларында алып барыла.

Район үзәк хастаханәсенең актлар залына "Йорт хуҗалыклары" программасында катнашучылар җыелды. Аларның саны төбәгебездә 24 булачак. Штаттан тыш хезмәткәрләрнең төп бурычы- авыл халкына беренче медицина ярдәме күрсәтү, кирәк булганда ашыгыч ярдәм чакыру. Андый белгечләр районыбызның ФАП булмаган авылларында эшләячәк.
"Йорт хуҗалыклары" программасында катнашучылар кәрәзле элемтә чаралары һәм махсус сумкалар белән тәэмин ителәләр. Соңгысында 20 данәдән артык иң кирәкле әйберләр урын алган.
- Монда перевязочный материаллар, лейкопластырь, кан туктата торган жгут бар. Берничә төрле бинт, кан басымы үлчи торган аппарат, стерильный перчаткалар, шиннар салганнар. Кыскача гына әйткәндә, беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәк булган бар әйбер дә бар. Сумка авыр түгел, күтәреп йөрерлек,- ди Нурия Кашапова.
Нурия апа Урта Тәкәнеш халкына хезмәт күрсәтәчәк. Аның сәламәтлек саклау өлкәсендә 39 еллык эш тәҗрибәсе бар. 1 ел элек лаеклы ялга чыккан булган. Әлеге программа кабул ителү сәбәпле, кабаттан яраткан эшен башкарачак ул.
- Бу тәкъдимгә шунда ук риза булдым. Мин болай да авыл халкына гел ярдәм итеп торам. Бервакытта да каршы килгәнем юк. Безнең авылда күбесенчә өлкән яшьтәгеләр. Амбулаториягә дә гел төшеп йөри алмыйлар. Анда кадәр 3-4 км ара,- ди Нурия Кашапова.
"Йорт хуҗалыклары" вазыйфасын башкаручылар район үзәк хастаханәсе белән килешү нигезендә эшләячәк һәм даими рәвештә элемтәдә торачаклар. Әмма алар өчен хезмәт хаклары түләү каралмаган.
- "Йорт хуҗалыклары" РФ мәгариф министры карары нигезендә җәмәгать башлангычларында эшли. Шуңа да әлеге вазыйфаларны башкаручыларга хезмәт хакы түләү каралмаган,- ди Ирек Ахмеров.
Штаттан тыш хезмәткәрләр арасында элекке елларда башка өлкәләрдә хезмәт куйган кешеләр дә бар. Шунлыктан, аларга даими рәвештә укулар үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев