Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Сораштыруда катнаш

Район газетасының беренче саны дөнья күргәнгә тиздән 95 ел тула. Шушы гомер эчендә коллективта кемнәр генә эшләмәгән дә, кемнәр нинди темаларны гына яктыртмаган. Тик, ничек кенә булмасын, вакытлы басманың бүгенгесе мөһимрәк. "Нократ" ("Вятка") газетасы хезмәткәрләре турында халык фикерен белү максаты белән, укучылар арасында сорашу үткәрергә булдык. Редакциядә эшләүче журналистлардан сезгә...

Район газетасының беренче саны дөнья күргәнгә тиздән 95 ел тула. Шушы гомер эчендә коллективта кемнәр генә эшләмәгән дә, кемнәр нинди темаларны гына яктыртмаган. Тик, ничек кенә булмасын, вакытлы басманың бүгенгесе мөһимрәк. "Нократ" ("Вятка") газетасы хезмәткәрләре турында халык фикерен белү максаты белән, укучылар арасында сорашу үткәрергә булдык. Редакциядә эшләүче журналистлардан сезгә кемнең язмалары күбрәк ошый? Һәркем үзенә ошаган журналист өчен тавыш бирә ала.

mamadysh-rt.ru сайтында бүгенге көннән сорашу үткәрелә башлый. Шунысын истә тотарга кирәк, яраткан журналистыгыз өчен тавыш бирергә нибары бер атна вакыт бар. 6нчы феврлә, газетабызның туган көнендә журналистлар арасында халык күңелен яулаган шәхеснең исеме билгеле булачак. ә хәзер алар турында кыскача:
Минневәрис Мингалиев (Вәрис Гали). Баш мөхәррир урынбасары. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. "Бәллүр каләм" иясе. Газета битләрендә авыл хуҗалыгы темаларын яктырта. Ирекле темаларга да күп иҗат итә. Үзенең тормышын шигырь язудан башка күз аллый алмый. Редакциягә укучыларыбыздан килгән татар телендәге барлык шигырьләр аның кулы аша үтә. Районыбызда яшәп иҗат итүче барлык шагыйрьләр, сәләтле яшь буын аның белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора. 3 китап авторы.
Наталья Якимова. Дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары. Районыбызда оешкан рус җәмгыяте әгъзасы буларак, үз милләттәшләренең тормыш-көнкүрешен, яшәеш проблемаларын яктыртырга тырыша. Редакциядә 1981 елдан эшли.
Алсу Спиридонова (Алсу Дияр). Бүлек редакторы. 1986 елда Казан Дәүләт Университетының журналистика факультетын тәмамлагач, туган ягына эшкә кайта. Яраткан темалары - әхлак, дин, яшәешебездәге проблемалар... Өлкән буын газета укучыларыбыз аның эшләрен зур түземсезлек белән көтеп ала, редакциягә килгән очракта, иң элек аның белән күрешеп чыгарга ашыгалар. Алсу Спиридонова - алар өчен чын дус, киңәшче. "Бәллүр каләм" иясе.
Николай Михайлов (Николай Җөриле). Укучылар аны спорт чараларын яктыртучы буларак таный. Аның өчен "шимбә, якшәмбе, ял көне" төшенчәләре бөтенләй юк. Ул, чын мәгънәсендә, үз темасының фанаты. Хоккей, чаңгы, фолейбол, көрәш... ярышларының берсе дә аннан башка, аның фотога төшереп, газета битләрендә чагылдыруыннан башка үтми. Юл иминлеге мәсьәләләре турында да яратып яза.
Гөлназ Мөхәммәтҗанова. Редакциягә җирле радиода һәм телевидениедә тәҗрибә туплап килде. Хәзерге вакытта әлеге юнәлешләрнең һәркайсына үзеннән өлеш кертергә тырыша. Соңгы вакытларда сайт белән эшләү серләренә төшенә.
Гөлназ Кадыйрова. Телерадиокомпания буенча директор урынбасары. Ә һөнәре буенча-медик һәм психология укытучысы. Радиода, телевидениедә чыгыш ясый, газета өчен мәкаләләр әзерли. "Шулар арасыннан иң кыены-газетага язу. Газета журналистына аеруча җаваплы эш йөкләнә",-ди. Гөлназның иң зур уңышы узган 2012 елда килде: беренчедән, ул ТР Журналистлар берлеге әгъзасы булды, икенчедән, республика конкурсына әзерләгән эшен ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова югары бәя бирде. Шигырьләр яза.
Илнур Юнысов. Коллективта 2008 елдан эшли. Радиода, телевидениедә тапшырулары, газетабызда басмалары чыга. Шигырьләр яза. Төрле яклап сәләтле шәхес. КВНда, спектакльдә уйнау, җырлау, бию, спорт ярышларында катнашу - бер генә чарадан да читтә калмый. Актив тормыш алып бара. Хөрмәтле райондашлар, газета укучылар, безнең сайт кунаклары! mamadysh-rt.ru сайтында үтүче сорашуда актив катнашуыгызны көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев