Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Республиканың алдынгы умартачысы Мамадышта яши

Башкалар табыш белән артык мактана алмаган елда да "Берсут" агрофирмасы умартачысы Михаил Кириллов корт гаиләләреннән рекордлы санда бал алуга ирешә. Соңгы елларда аңа Татарстан күләмендә тиңнәр юк. Михаил Кириллов бал кортлары дөньясында 1986нчы елдан. 1 сезон умартачы ярдәмчесе булып йөргәннән соң, әлеге биләмәне үз кулына ала ул. Бүгенге көндә "Берсут"...

Башкалар табыш белән артык мактана алмаган елда да "Берсут" агрофирмасы умартачысы Михаил Кириллов корт гаиләләреннән рекордлы санда бал алуга ирешә. Соңгы елларда аңа Татарстан күләмендә тиңнәр юк.

Михаил Кириллов бал кортлары дөньясында 1986нчы елдан. 1 сезон умартачы ярдәмчесе булып йөргәннән соң, әлеге биләмәне үз кулына ала ул. Бүгенге көндә "Берсут" агрофирмасы умарталыгында 120 баштан артык корт гаиләсе исәпләнә. Алар барысы да урта рус токымлылар. Әлеге төр кортлар бер елны да сынатмый,- ди тәҗрибәле умартачы.
Соңгы елларда Михаил Кирилловка районда гына түгел, ә республикада тиңнәр юк. Узган ел барлыгы 8 тонна бал җыеп алган ул. Быел да аннан ким булмаячак икән. Бер баш умартадан уртача 55 кг бал алабыз,- Михаил Кириллов. Ә менә әлеге 3 катлы умарта 96 кг чамасы бал бирде.
Умартачы булу һәркемнең дә кулыннан килми, билгеле. Бу өлкәдә яхшы күрсәткечләргә ирешү берничә факторга бәйле.
Михаил абыйның күрсәткечләренә ышанмыйча, башка төбәкләрдән коллегалары да килә икән. Хәер, аның эш алымын күрсәтү ниятеннән биредә берничә мәртәбә район умартачыларының семинары да үткәрелгән иде. Нурулла Гыймазов әйтүенчә, соңгы вакытта мамадышлыларның эш тәҗрибәсе белән Менделеевск, Балык Бистәсе, Алабуга районнары умартачылары да кызыксына башлаган.
Узган ел төбәгебез умартачылары тарафыннан 150 млн сумлык продукция җитештерелгән иде. Быел бу саннар кимрәк булачак, ди Нурулла Гыймазов. Әлеге өлкәдә хезмәт куючыларга бал суыртып алу белән умарталык юлын онытырга кирәкми.
Умарталыкта ярдәмчеләрдән башка гына эш бармый. Михаил абыйның уң кулы улы Алексей. 22 яшьлек егет өчен бу тармак һичкенә дә ят түгел.
Бал аерту чорында туганнар да ярдәмгә килә. Әлеге процесс Михаил абый хуҗалыгында 2 атнага сузыла икән. Көнгә уртача 10 баш умарта ачарга өлгерәбез,- ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев