Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Район вәкилләре иртәнге савымда катнашты

Авыл халкы таң әтәчләре белән тора, диләр. Терлекчеләр аларны да көтеп тормый. Иртәнге 5 тулганчы барып җитсәк тә, Акман фермасындагы барлык белгечләр дә, терлекчеләр дә урыннарында иде инде. Без терлекчелек биналарына аяк басканда, сыер савучылар малларның асларын чистартып, кичтән кертелгән сенажны таратырга керешкәннәр иде. Аның өстенә фураж да сибеп чыктылар....

Авыл халкы таң әтәчләре белән тора, диләр. Терлекчеләр аларны да көтеп тормый. Иртәнге 5 тулганчы барып җитсәк тә, Акман фермасындагы барлык белгечләр дә, терлекчеләр дә урыннарында иде инде.
Без терлекчелек биналарына аяк басканда, сыер савучылар малларның асларын чистартып, кичтән кертелгән сенажны таратырга керешкәннәр иде. Аның өстенә фураж да сибеп чыктылар. Кичкә бирү өчен аны ике савым сыерлар корпусында да өчәр тонналы мичкәләргә пешерелгән солы, тоз, акбур һәм азык чүпрәсе кушып салатландыралар икән. Болай эшләгәндә арыш фуражының үзләштерелү дәрәҗәсе күтәрелә, диләр белгечләр. Абзарларга силос та кертәләр. Ә салам белән печән утарларда тора. Малларны анда иртәнге сигезләрдән соң-савым төгәлләнгәч чыгаралар. Шунда ук тагаракларга савым сыерлар өчен Мамадыштан фугат та алып кайтып бушатыла. Акман фермасында бүген барысы 710 сыер исәпләнә икән. Аларның 143е ташландырылган. Калган сыерлардан көн саен 6100 килограмм чамасы сөт савалар. Бу узган елдагыдан бер тоннага күбрәк. Акман-"Нократ" агрофирмасындагы савым былтыргы дәрәҗәдән артыграк булган бердән бер ферма. Соңгы атналарда сөт сыр-май комбинатында югары сорт белән тапшырыла башлаган. Моны ветеринария табибларының маститка каршы дәвалау чаралары үткәрүләре белән бәйлиләр. Нәтиҗәдә сөт составындагы самотик тинчекләр кимегән. Савым башланыр алдыннан сөтүткәргечләрдәге фильтрлар да алыштырыла. Ә югары сортлы сөткә быелдан Татарстан һәм Россия Хөкүмәтләре күбрәк өстәмә акча түли. Хәзер "Вамин" агрофирмаларына сөт акчаларын да калдыра. Шуңа күрә, бөтен кирәкле әйберне үз акчаларына сатып алалар. Элек хезмәт хакын май, колбаса белән дә бирәләр иде. Соңгы вакытларда тере акча белән генә ала башлаганнар. Февраль ае өчен дә исәп-хисап ясап бетереп киләләр. Фермада айга бер тапкыр контроль савым үткәрелә. Шуның нәтиҗәләренә карап сыер савучыларга хезмәт хаклары хисаплана. Терлекчеләргә кытлык кичерә башлагач, фермага чит төбәктән биш кеше алып кайтканнар. Өчесе-сыер савуда, калган икесе бозаулату бүлегендә һәм тирес чыгаруда.
Март аенда фермада 25 сыер бозаулаган булган. Соңгы атнада тагын 14 бозау туган.
Бүген фермадан 6125 килограмм сөт тапшырылды. Алдагы көнгедән бу беразга гына артыгырак. Бозаулар туган саен сөт җитештерү арта бара.
Ә бүген көннең икенче яртысында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов барлык фермаларда да иртәнге савымда булган җаваплы хезмәткәрләрләр һәм белгечләр белән киңәшмә үткәрде. Биредә шулай ук хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге, күпме ашлама алып кайтулары, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш хакында да сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев