Нократ

Педагогларны укытып киттеләр

Сингапур белгечләре Мамадышта мастер-класс үткәрделәр. Аларның дәресен районның 150 мөгаллиме белән берлектә безнең иҗат төркеме дә тыңлады. Шәһәрнең икенче санлы лицееннан- алдагы репортаж. Квалификацияне күтәрүгә корылган программа республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы, Сингапурның Эдукар компаниясе белән берлектә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча оештырыла. Эдукар Татарстандагы 30 меңләп укытучының методик...

Реклама

Сингапур белгечләре Мамадышта мастер-класс үткәрделәр. Аларның дәресен районның 150 мөгаллиме белән берлектә безнең иҗат төркеме дә тыңлады. Шәһәрнең икенче санлы лицееннан- алдагы репортаж.

Квалификацияне күтәрүгә корылган программа республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы, Сингапурның Эдукар компаниясе белән берлектә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча оештырыла. Эдукар Татарстандагы 30 меңләп укытучының методик системасын модернизацияләүгә ярдәм итәргә тиеш. Исемлектә мамадышлылар да бар.
Сингапур белгечләре сүзләренчә, программа үз эченә 5 модульне ала: 21 гасырда мәгарифне үстерүнең тенденцияләре, укучыларда критик фикерләү сәләтен үстерү, проблемалы укыту, төркемләп белем бирү һәм инновацион педагогик коллективлар формалаштыру.
-Традицион белем бирү "укытучы-укучы" принцибына корылган. Ул лекция формасында үтә. Дәрес барышында 2-3 укучының җавабын тыңларга өлгерәсең. Ә яңа система сыйныфтагы барлык укучылар белән дә эшләүне максат итә. Һәр баланың фикерен укытучы ишетергә тиеш. Әгәр дә ул дөрес эшләми икән, бу беренче чиратта мөгаллимнең гаебе. Безгә тренинглар һәм уеннар ярдәмендә өстәмә белем бирделәр. Алар укучыларны фикерләргә, актив булырга өйрәтүдә ярдәм итәчәк,- ди Катмыш авылы урта мәктәбенең инглиз теле фәне укытучысы Наилә Гаделшина.
Курслар инглиз телендә тәрҗемә белән алып барыла. Эдукар компаниясе Сингапурда укытучыларның квалификациясен күтәрүдә иң алдынгылардан. Ә Сингапур үзе мәгариф тармагын үстерү юнәлешендә халыкара рейтингта лидер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: