Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Олыязда спортка игътибар кирәк

Олыяз элек-электән үзенең тырыш халкы белән дан тота. Район башлыгы Анатолий Иванов әлеге җирлектә эшләүче авыл хуҗалыгы оешмалары, бюджет учрежденияләре, шәхси эшмәкәрләр белән танышып, аралашканнан соң, әнә шулай дип белдерде. Түбән Козгынчы авылында халыкка 2 сәүдә ноктасы хезмәт күрсәтә. Аның берсе шәхси эшмәкәрнеке, чираттагысы кулланучылар җәмгыяте системасына карый. Район башлыгы...

Олыяз элек-электән үзенең тырыш халкы белән дан тота. Район башлыгы Анатолий Иванов әлеге җирлектә эшләүче авыл хуҗалыгы оешмалары, бюджет учрежденияләре, шәхси эшмәкәрләр белән танышып, аралашканнан соң, әнә шулай дип белдерде.
Түбән Козгынчы авылында халыкка 2 сәүдә ноктасы хезмәт күрсәтә. Аның берсе шәхси эшмәкәрнеке, чираттагысы кулланучылар җәмгыяте системасына карый. Район башлыгы Анатолий Иванов Олыяз авыл җирлегендә эшләүче оешмалар, учрежденияләр белән танышуын нәкъ менә соңгысыннан башлады. Биредә айга уртача 120-130 мең сумлык продукция саталар. Мәдәният йортында да актив тормыш белән яшибез дип белдерделәр. 7 авылга барып концерт күрсәткәннәр, үзләренә дә шуның кадәр сандагы торак пункттан үзешчәннәр килеп, ял кичәсе үткәргәннәр. Китапханәләрендә 5200 матур әдәбият исәпләнә. Шуның 189 узган ел кайтарылган.
Авылның ФАПы Югары һәм Түбән Козгынчы, Кыравылга хезмәт күрсәтә. Анда эшләүчеләр урам юлларын төзекләндерү мәсьәләсен күтәрделәр. "Яз-көз айларында ашыгыч ярдәм машиналары да үтеп керә алмый",- ди авыл халкы. Төзекләндерү таләп итүче юлның озынлыгы 1 км 300 метрны тәшкил итә. Бу проблема балаларның да үзәгенә үткән күрәсең. Башлангыч мәктәпнең 2нче сыйныф укучыларыннан үскәч кем буласыз, дип сорагач, алар район башлыгына юл төзүче дип җавап бирделәр.
Мәктәптә бу уку елында 18 бала белем ала. Якындагы 7 елда әлеге сан шушы дәрәҗәсендә сакланачак, диләр. Укучылар белән аралашканнан соң, Анатолий Иванов мөгаллимнәр алдына спортка игътибарны арттырырга, дигән бурыч куйды. Мәсәлән, "Олимпиада-100" программасына тимераякта шуу бәйгесе кертелгән булса да, балаларның шактые бу төр белән дус түгел әле.
Район башлыгы рәислегендәге комиссия авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять белән дә танышты. "Тәкәнеш" агрофирмасына караучы әлеге фермада 122 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Биредә 2 хезмәткәр. Алар маллардан тәүлегенә уртача 600 грамм чамасы артым алуга ирешәләр. Агрофирма буенча бу күрсәткеч 708 грамм.
Авылда шушы юнәлештә хезмәт куючыларның берсе- Илназ Сафин. Үзенең пилорамасы бар. Хуҗалыгында 7 баш мөгезле эре терлек асрый.
- Пилорамада күбесенчә кыш айларында гына эшлим. Җәен башка мәшәкатьләр дә шактый. Планнар да бар. Гаилә фермасы төзеп, терлекләрнең баш санын арттыру,- ди Илназ.
Күршедәге Кыравылда да үз эшләре белән көн итүчеләр бар. Мәсәлән, Малик Нәҗипов 100 баш сарык малы, 25 баш мөгезле эре терлек асрый. Шуның 9 савым сыерлар. 50 га җир эшкәртә. Ә Әлфәт Хәсәновны оста яшелчәче буларак беләләр. Сезонга уртача 12 тонна уңыш алам, ди. Биредә 3 кеше эшлиләр. Беренче кыярлардан гадәттә апрель аенда авыз итәләр.
Олыяз авылындагы Фирназ Хисмәтовның да хуҗалыгы зур. Гаилә фермасында 60 баш мөгезле эре терлек, атлар һәм сарык малы асрый. Сыерларны 30 га җиткерергә исәбе.
Тәвәккәл авылдашларын үрнәк итеп куеп, хезмәт тәрбиясенә нык игътибар бирәбез, диләр Олыяз лицеенда. Бу уку елын 140 балалы белем бирү коллективы яңартылган шартларда каршы алган иде. Лицейда республика программасы буенча капиталь төзекләндерү үтте. Спортта да уңышлары бар. "Олимпиада-100" программасында ике төрдән соң коллектив район буенча 8нче урында.
Дусай балалар бакчасында төбәкнең булачак сәнгать осталары үсеп килә. Моңа әлеге учреждениядә булганнан соң инанасың. Сабыйлар зур кунаклардан да читенсенеп тормадылар.
Шушы ук авылның башлангыч мәктәбендә белем алучы Фәнил Дияровка бүген бәхет елмайды. Очрашу вакытында 4нче сыйныф укучысы район башлыгы белән шашка уйнады. Биредә физик культурага әһәмият зур булса, тулбайлыларга бу юнәлештә тартылырга кирәк. 7 бала белем алучы башлангыч мәктәптә укучыларның берничәсе генә тимераякта йөри белә. Монда да әлеге хәлне боз мәйданчыклары булмау белән аңлаталар. Әмма район башлыгы әйтүенчә, 10га 20 метр зурлыгындагы тигез мәйданда бозлавык ясау зур чыгымнар таләп итми.
Төбәктәге иң зур терлекчелек комплексы "Тәкәнеш"нең "Чулпан" бүлекчәсендә. Комиссия соңыннан әлеге фермада булды. Биредә 700 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Савым сыерлар 506. Алардан тәүлегенә уртача 11 кг-нан артык сөт савып алалар.
Олыяз мәдәният йортында җирлекнең киңәйтелгән утырышы узып, анда 2012нче елга нәтиҗә ясадылар, быел башкарырга кирәкле төп бурычлар һәм планнар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X