Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

“Обама”га алты ай тулган

"Азык-төлек программасы" агросәнәгать комплексында һәркөнне уртача 25 тонна сөт җитештерелә. Бу бер сыердан уртача 25 кг дигән сүз. Араларында продукция бирү буенча 35 кг чиген узучы терлекләр дә бар. Бу атнада "Азык-төлек программасы" җәмгыятендә сенаж салуны төгәлләделәр. Әлеге бригада соңгы базны ябу белән мәшгуль иде. Алга таба силос әзерләргә керешәчәкләр....

"Азык-төлек программасы" агросәнәгать комплексында һәркөнне уртача 25 тонна сөт җитештерелә. Бу бер сыердан уртача 25 кг дигән сүз. Араларында продукция бирү буенча 35 кг чиген узучы терлекләр дә бар.

Бу атнада "Азык-төлек программасы" җәмгыятендә сенаж салуны төгәлләделәр. Әлеге бригада соңгы базны ябу белән мәшгуль иде. Алга таба силос әзерләргә керешәчәкләр. Комплекста 20 шәр тонна сыйдырышлы 9 баз исәпләнә. Биредән терлек азыгын маллар алдына Деловаль комбайны алып керә. Ул иң элек сенаж, силос, печән һәм комбикорманы кушып болгата, аннан шушы масса барлыкка килә. Әлеге техниканы Юрий Бербасов иярли.
- Бик уңайлы машина. Нәрсәне күпме күләмдә аласын күрсәтеп тора. Үзе болгата. Арба белән ташу түгел инде,- ди Юрий Бербасов.
Комплекста 1 мең баш савым сыер, 700 баш тана, 600 ләп бозау исәпләнә. Аларны тәрбияләүгә 25 хезмәткәр беркетелгән. Шуларның унысы сыер савучылар. Компьютер сыерларның колакларындагы һәм муеннарындагы җайланмалар аша савуга кергәннәрен, күпме сөт биргәннәрен дә теркәп бара икән. Микрочипларында бөтен нәселләренә кадәр теркәлгән аларның. Маллар тәүлеккә өч тапкыр савыла. Саву блогында 56 урын. 1000 баш малны бер кат саву биш сәгатькә сузыла. Беренче савым иртәнге 6да башлана, өченчесе-кичке 9да. "Азык-төлек программасы" агросәнәгать комплексында һәр сыерга уртача савым 25-27 килограмм тәшкил итә. 35-40 кг сөт бирүчеләре дә бар.
Яңа туган бозаулар урамдагы өйчекләрдә асралалар. Аларның алларында су һәм гранулланган "Кальвофит" аксымлы-витаминлы-минераль концентраты. Туганнан соң икенче көнне үк аларга ясалма сөт эчертә башлыйлар. Ул көнгә өчәр тапкыр 2шәр литр бирелә. Бозау караучыларның эше дә ике сменада оештырылган. Смена саен өчәр терлекче. Һәркайсына бүген 250шәр бозау туры килә.
- Мондый шартларда эшләрмен дип элеккерәк елларда төшкә дә кермәгән иде. Хезмәтемне яратып башкарам. Түләү шартларыннан да канәгать,- ди терлекче Розалия Нафыйкова.
Розалия апаның хезмәттәше Саимә апа Мөбарәкшина Түбән Ушмага килен булып Тәтеш районыннан төшкән. 2006 нчы елга кадәр сыер савучы, аннан терлекче булып эшли ул.
- Эшнең берсе дә җиңел түгел инде. Һәркайсының үз кыенлыгы бар. Бозаулар аеруча игътибар сорый. Алар балалар кебек бит,- ди Саимә апа.
Олырак бозаулар өчен комплексның Түбән Ушма ягына быел җәй утарлар да оештырганнар. Америка сыерларыннан туган беренче бозау да биредә яши. Обамага шушы көннәрдә 6 ай тулган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев