Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Нократ буенда Раштуаны бәйрәм иттеләр

Районыбызның православие җәмгыяте, христиан диненең иң яхшы традицияләренә тугры калып Раштуа уңаеннан, 7 гыйнвар көнне, Нократ Яр буенда, зур тамаша оештырды. Изге бәйрәм уңаеннан зур чара Нократ яр буенда узды. Биредә иртәнге якта Раштуа бәйрәменең барлык йолаларын чагылдуручы зур тамаша оештырылды. Әлеге вакыйга дин тотучыларның үзара бердәмлеген көчәйтү мәсьәләләрен хәл...

Районыбызның православие җәмгыяте, христиан диненең иң яхшы традицияләренә тугры калып Раштуа уңаеннан, 7 гыйнвар көнне, Нократ Яр буенда, зур тамаша оештырды.

Изге бәйрәм уңаеннан зур чара Нократ яр буенда узды. Биредә иртәнге якта Раштуа бәйрәменең барлык йолаларын чагылдуручы зур тамаша оештырылды.
Әлеге вакыйга дин тотучыларның үзара бердәмлеген көчәйтү мәсьәләләрен хәл итүгә дә уңай йогынты ясады. Чөнки төрле милләт вәкилләре бер мәйданда бу изге бәйрәмнең шаһите булдылар. Бәйрәмдә район башкарма комитеты битәкчесе Илнар Хафизов, Изге Ксения Римляныни храмы настоятеле Димитрий атакай, районыбызның рус мәдәнияте җәмгыяте рәисе Николай Егоров һ.б. рәсми затлар катнашты. Илнар Хафизов исә район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән райондашларга котлау сүзләрен ирештерде.
Православ динендәгеләр бу бәйрәмгә ныклап әзерләнә. Төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп, гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, язык гөнаһларны кичерүне сорап бәйрәмне каршы алалар. Дмитрий атакай , халыкның бәйрәмгә битараф булмавын искәртте.
Кунакларны бәйрәм мәйданда милли тәм-томнар белән нәни фәрештәләр каршы алып, аларны Вифлеем йолдызы белән көтүчеләр янына озаттылар, шунда ук халыкка Иисус Христос (Гайсә Коткаручы) белән Мәрьям ананың көнкүрешеннән өзек күрсәтелде. Аннары исә һәркем төрле уеннарда катнашып, итеккә багып сөйгән ярларын таба, тавыкка ризык биреп ярлымы, яисә җитеш тормыштамы яшиселәрен ачыклый алдылар. Сүз уңаеннан, әлеге төр барлык күңел ачуларны Кызыл Тау авылының "Аленушка" мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе , 87 нче санлы һөнәри көллият, шәһәребезнең " Туган якны өйрәнү" музее хезмәткәрләре оештырды. Районыбызның рус мәдәнияте җәмгыяте рәисе Николай Егоров та гасырлар эчендә адашып калган йолаларны кайтару зарур, дип искәртеп узды.
-Ин беренче чиратта барлык шәһәрдәшләребезне Раштуа бәйрәме белән котлыйм. Раштуа христиан динендәгеләр өчен мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Гореф-гадәтләребезне, Аллаһка ышанычны югалтырга бирмәгән руханиларга, әби-бабаларыбызга рәхмәтем зурдан,диде районыбызның рус мәдәнияте җәмгыяте рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев