Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Муниципаль хезмәткәрләр 3 млн. сум өчен көрәшә

Мамадыш районы муниципаль хезмәткәрләре командасының 3 млн. сумга ия булу мөмкинлеге бар. Моңа алар Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарәләре, дәүләт властеның башкарма органнары территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында уздырылучы Спартакиаданың финалында җиңгән очракта ирешәчәкләр. Зона турында безнекеләр беренче булды. Узган атнада Алабугага Мамадыш, Алабуга, Актаныш, Әгерҗе, Мөслим,...

Мамадыш районы муниципаль хезмәткәрләре командасының 3 млн. сумга ия булу мөмкинлеге бар. Моңа алар Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарәләре, дәүләт властеның башкарма органнары территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында уздырылучы Спартакиаданың финалында җиңгән очракта ирешәчәкләр. Зона турында безнекеләр беренче булды.

Узган атнада Алабугага Мамадыш, Алабуга, Актаныш, Әгерҗе, Мөслим, Минзәлә, Менделеевск һәм Тукай районнарының муниципаль хезмәткәрләре җыелып, спортның сигез төре буенча көч сынаштылар. Аларга җиңел атлетика, гер күтәрү, волейбол, шашка, шахмат, бадминтон, мини-футбол, өстәл теннисы бәйгеләрендә төбәкләре данын яклап, Спартакиаданың финал өлешенә чыгарга кирәк иде.
Алабуга зонасына караган районнарның барысы да бу ярышларга җитди карамаганнар. Кайбер төрләрдә аларның командалары да булмады. Бу яктан мамадышлылар барысына да үрнәк күрсәтте. Һәрбер төрдә дә чыгыш ясадылар алар. Дөрес, кайберләренә мини-футбол да, волейбол да уйнарга туры килде.
- Күрсәткечләребез яхшы. Республика бәйгесенең финалына чыгарбыз дип өметләнәбез. Командабызны туплаганда кайсы хезмәткәрнең нинди спорт төренә өстенлек бирүенә басым ясадык,- ди Муса Хуҗаҗанов.
Ирекле икътисадый зона башкаласы саналган шәһәрнең спорт комплексында ике көн буе кызу көрәш барды. Ярышларны рәсми төстә ачканнан соң иң беренче булып җиңел атлетика бәйгеләренә старт бирелде. Спортчылар 60 метрлы дистанциягә һәм дүрт кеше 1,5 километрда эстафета йөгерделәр.
Шашка-шахмат бәйгеләрендә дә безнең муниципаль хезмәткәрләр сынатмадылар. Контроль-счет палатасы мөдире Фәнил Низамиев, Көек-Ерыкса авыл җирлеге башлыгы Әлфия Җамалиева - үзләренең оста шашкачы, Керәшен Пакшины авыл җирлеге башлыгы Газинур Әскәров белән опека һәм попечительлек бүлегеннән Айгөл Велиева шахматчы икәнлекләрен уеннары белән расладылар.
Бадминтонда район мәгариф бүлеге мөдире Вәзир Фәизов, муниципаль район Советының оештыру эшләре бүлеге начальнигы урынбасары Олег Рылов, өстәл теннисында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова, Түбән Ушма авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Муллаәхмәтов гомумкоманда беренчелегенә очко туплауда үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Волейбол бәйгеләрендә безнекеләр үз төркемнәрендәге Әгерҗе, Актаныш командаларын бирелдергәннән соң финалда мәйдан хуҗаларын җиңеп, беренчелекне яуладылар. Мини-футболда исә егетләребезгә икенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Шулай булуга карамастан, Мамадыш районының муниципаль хезмәткәрләре үзләрен спортны ихлас күңелдән сөючеләр икәнлекләрен күрсәттеләр.
Муниципаль хезмәткәрләребезне алга таба Казанда узачак финал бәйгеләре көтә. Анда беренче урынны яулаган команда 3 миллион сумга хуҗа булачак. Икенче-өченче урыннарга чыкканнар 2 һәм 1 миллион сум белән бүләкләнәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев