Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мөфти кәнәфиенә кандидат Мамадышта булды

Мөселманнар арасында бердәмлек булдыру, социаль проектлар эшләү, дин һәм мәгарифне үстерү. Татарстан мөфтие вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин шәһәребез мәдрәсәсендә имамнар белән очрашты, үзенең эшчәнлек ниятләре белән таныштырды. Әлеге очрашуда район башлыгы Анатолий Иванов һәм җирлек башлыклары да катнашты. Биредә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте җитәкчесенә кандидат Камил Сәмигуллин имамнарга...

Мөселманнар арасында бердәмлек булдыру, социаль проектлар эшләү, дин һәм мәгарифне үстерү. Татарстан мөфтие вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин шәһәребез мәдрәсәсендә имамнар белән очрашты, үзенең эшчәнлек ниятләре белән таныштырды.

Әлеге очрашуда район башлыгы Анатолий Иванов һәм җирлек башлыклары да катнашты. Биредә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте җитәкчесенә кандидат Камил Сәмигуллин имамнарга үзенең эшчәнлек ниятләрен хәбәр итте.
- Киләчәк эшчәнлектә төп өч ноктаны билгелим. Аның иң беренчесе-мөселманнар арасында бердәмлек җитми. Ләкин мин низаг өчен бер генә дә сәбәп таба алмыйм. Динебез уртак, без бердәм, тату булырга тиеш,- диде Камил Сәмигуллин.
Мөфти кәнәфиенә утырган очракта ул шулай ук социаль проектлар оештырырга планлаштыра. "Ниятебез- ятим һәм гарип балалар йорты төзү",- дип дәвам итте дин әһеле. Алдагы эшчәнлегендә өченче нокта итеп Камил Сәмигуллин дин һәм мәгарифне үстерүне атый. "Моны татар галимнәренең фәнни хезмәтләрен нигез итеп алып эшләячәкбез",- дип ниятләре белән уртаклашты мөфти вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Ул шулай ук: "Безгә халыкара дәрәҗәдәге галимнәр кирәк. Китапларыбызны дөнья күрергә тиеш",- дип тә өстәде.
Камил Сәмигуллин әйтүенчә, сайлаулар аның файдасына тәмамланган очракта, республиканың Диния Нәзарәтендә яңа хокукларны яклау бүлеге эшли башлаячак. Аның асылы булып дин әһелләрен нинди дә булса бәхәсле мәсьәләләрдә яклау тора.
Очрашуда мәчетләрдәге финанс проблемасы да күтәрелде. "Элеккеге мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов эшләгән чорда, дини йортларыбызның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен юридик заттан күчерү буенча җитди адым ясалган иде. Без аны дәвам итәчәкбез",- диде Камил Сәмигуллин.
Үзенең уй-ниятләре белән таныштырганнан соң, имамнарның һәм авыл җирлекләре башлыкларының сорауларына да җавап бирде ул. Алар арасында иң әһәмиятлеләре- мөселман балалары өчен мәктәп формасы, хастаханәдә дәваланучылар өчен хәләл ризык булдыру, элекке мәдрәсә биналарын торгызу, имамнар өчен журнал чыгару иде.
Очрашуда катнашкан район башлыгы Анатолий Иванов хөрмәтле кунакка районыбызда ислам диненең тоткан урыны турында сөйләде, бүгенге көндә Мамадыш совхозында яшәүче мөселманнар өчен яңа мәчет төзелеп килүен хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев