Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадышта ярминкәләр гөрли

Быелгы ярминкә сезоны югары дәрәҗәдә башланып китте. Шимбә көнне шәһәрнең үзәк мәйданында Шәдче зонасына караучы хуҗалыклар һәм учрежденияләр дә яхшы әзерлек күрсәттеләр. Әле сәгать сигез дә тулмаган, ә мәйданда инде алма төшәрлек тә урын юк. Һәр палатка яки машина янына озын чират тезелгән. Моннан күренгәнчә, мамадышлыларда ашлыкка да, яшелчә һәм...

Быелгы ярминкә сезоны югары дәрәҗәдә башланып китте. Шимбә көнне шәһәрнең үзәк мәйданында Шәдче зонасына караучы хуҗалыклар һәм учрежденияләр дә яхшы әзерлек күрсәттеләр.

Әле сәгать сигез дә тулмаган, ә мәйданда инде алма төшәрлек тә урын юк. Һәр палатка яки машина янына озын чират тезелгән. Моннан күренгәнчә, мамадышлыларда ашлыкка да, яшелчә һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясенә дә сорау зур. Түбән Ушма мәктәбе коллективы узган ярминкәгә дә килгән иде, монысын да калдырмаганнар. Алар тәкъдим итүче кәбестәне яратып алалар.
Дүсмәт, Кләүш, Шәдче, Көек-Ерыкса авыл җирлекләренә караучы хуҗалыклар, учреждение коллективлары бу ярминкәгә ныклап әзерләнгән. Күптөрдәге продукция алып килү өстенә, сәүдә нокталарының бизәлеше, концерт номерлары хакында да кайгыртканнар. Үзәк мәйданда бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә иде.
Бу ярминкәдә ассортимент кына түгел, ә һәр төр продукция дә диярлек мулдан иде.
Урта Соннан Әмин Калморатов сыер итенең 1 килограммын 225 сумнан сата. Барлыгы 250 кг ит алып килгән ул. Сәгать сигезгә аның күпчелеген сатарга да өлгергән.
Ярминкәләр көнендә хуҗалык яки учрежденияләр генә түгел, ә авыл хезмәтчәннәре дә җитештергән продукцияләрен сатып калырга ашыга. Иң мөһиме, ялкауланмаска гына кирәк, ди Җәнлек совхозыннан Раушания Мөхетдинова. Алар бер генә ярминкәне дә калдырмый икән.
Хуҗалыкларында 5 савым сыер, 6 бозау, ат һәм казлар тоталар. Димәк, халыкка тәкъдим итәрлек нигъмәтләре дә мулдан.
Халык фикере бүгенге ярминкәнең төп бәясе. Бер үк вакытта сәүдә оештырылышын махсус комиссия дә бәяли.
Район җитәкчелеге тарафыннан ярминкәләрне көндезге икеләргә кадәр дәвам итү фикере әйтелгән иде. Моны сәүдә өчен җаваплылар уңай кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев