Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадышта Татарстанның Мәгариф министры булды

Сишәмбе көнне шәһәребездә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов булып китте. Ул Мамадышта узачак укытучыларның республика конференциясенә әзерлек эшләре белән якыннан танышты. Шәһәребездәге һәм Красная Горка урта гомумбелем бирү мәктәпләренең "Җир әлифбасы" өйрәнү-тәҗрибә участогында булып, министр Альберт Гыйльметдинов районыбызда белем бирү учреждениеләрендә хезмәт тәрбиясенең югары дәрәҗәдә булуын үз...

Сишәмбе көнне шәһәребездә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов булып китте. Ул Мамадышта узачак укытучыларның республика конференциясенә әзерлек эшләре белән якыннан танышты.

Шәһәребездәге һәм Красная Горка урта гомумбелем бирү мәктәпләренең "Җир әлифбасы" өйрәнү-тәҗрибә участогында булып, министр Альберт Гыйльметдинов районыбызда белем бирү учреждениеләрендә хезмәт тәрбиясенең югары дәрәҗәдә булуын үз күзләре белән күрде.
Участоктагы иген культуралары, яшелчә участокларына югары бәя бирде. Альберт Гыйльметдинов аларны игүгә кагылышлы үзе тарафыннан участокта эшләүче балаларга бирелгән сорауларга нигезле җаваплар да ишетте.
Соңыннан министр төзелеп килүче яңа мәктәптәге эшләрнең барышы белән якыннан танышты, конференция кунаклары булачак урыннарда булды.
Сәфәре барышында кунакны район башлыгы Анатолий Иванов озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев