Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадышта татар гимназиясе ачылды

Районыбызның барлык мәктәпләрендә дә диярлек беренче кыңгырау сентябрь иртәсендә сәгать унда яңгырады. Ләкин Республика күләмендә төзелгән бердәнбер өр-яңа мәктәптә ул көндезге сәгать икедә чыңлады. Аның тантаналы ачылышында Республикабызның күп кенә хөрмәтле вәкилләре дә катнашты. Ниһаять, ТР президенты, фән һәм мәгариф министрлыгы , район администрациясенең күмәк тырышлыгы нәтиҗәсендә әлеге мәһабәт бина,...

Районыбызның барлык мәктәпләрендә дә диярлек беренче кыңгырау сентябрь иртәсендә сәгать унда яңгырады. Ләкин Республика күләмендә төзелгән бердәнбер өр-яңа мәктәптә ул көндезге сәгать икедә чыңлады. Аның тантаналы ачылышында Республикабызның күп кенә хөрмәтле вәкилләре дә катнашты.

Ниһаять, ТР президенты, фән һәм мәгариф министрлыгы , район администрациясенең күмәк тырышлыгы нәтиҗәсендә әлеге мәһабәт бина, яңа, заманча җиһазландырылган мәктәп "Белем бәйрәме"ндә үз ишекләрен ачты.
Тантанада район Башлыгы, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлечәсе секретаре Анатолий Иванов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Абдуллин, « Төзүсервис" җәмгыятенең генераль директоры Илфат Хаҗиев, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов , ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин һәм башка рәсми затлар катнашты. Чараның кереш өлешендә район башлыгы төзелеш эшендә актив катнашканнарга, ярдәм күрсәткәннәргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Озакламый иң дулкынланлыргыч мизгелләр дә килеп җитте. Символик кызыл тасманы кисү эше район башлыгы Анатолий Ивановка, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка, ТР Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Абдуллинга, " Төзүсервис " җәмгыяте җитәкчесе Илфат Хаҗиевка ,яңа мәктәп директоры Фәнис Мөхәммәтҗановка йөкләнде.
Әлеге күркәм йоладан соң барлык укучылар үзләренең тәүге дәресләренә юл тотты. Ә беренче дәресләре аларның 2013 нче елгы җәйге Универсиадага бәйле иде. Һәр сыйныфка килгән кунаклар аларга Универсиаданың нечкәлекләре хакында бәян итте. Мәсәлән, әлеге сыйныфка район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Илшат Шәйдуллин чакырылды.
Укучыларның сүзләренә таянсак, алар дәрестән бик кәнагәть калганнар , чөнки Универсиадага бәйле күп мәгьлүмат яңгыраган.
Моңа кадәр инде ассызыклап узган идек, яңа мәктәпнең инвалид балаларны да укыту мөмкинлеге бар. 2011 нче елда гамәлгә кергән " Уңайлы мохит" программасы нигезендә мәктәпкә пандуслар, мобиль күтәргечләр һәм башка җиһазлар урнаштырылды. Алар ярдәмендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр башкалар белән беррәттән белем ала алачак.
Сыйныфларда җәйге Универсиадага багышланган дәресләр барган арада хөрмәтле кунаклар мәктәп буйлап кыска вакытлы сәяхәт кылды. Алар шәрехләп узганча, бүгенге көндә илдә һәм Татарстанда белем бирү төп өстенлекләрнең берсе итеп билгеләнгән. Республикада мәгариф системасын үзгәртеп кору башланды. Мәктәпләр белем бирү процессында иң заманча технологияләрне, ИТ-җиһазларны актив куллануга йөз тота. Укучыларга мөрәҗәгать итеп, "Сез - безнең киләчәгебез, сәнәгать предприятиеләре, республика икътисады өчен профессиональ кадрлар", дигән юллар да яңгырады. Ә 460 урынга исәпләнгән белем йортында , дөрестән дә, моның өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев