Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадышта “Изге касә” комплексы ачылды

Яктыртучы һәм Могҗиза тудыручы Николай көнендә Мамадыш янәдән изге сәфәр кылу урынына әверелде. 19нчы декабрьдә "Изге касә"-"Святая чаша" комплексы изгеләндерелде. Чыннан да, күпләрнең хыялы иде бу. Алла кушып, руханиларның, прихожаннарның догалары белән өретелеп, район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән башланган әлеге изге гамәлне Раджив Иванов җитәкчелегендә "Мамадыш ТКХ" җәмгыяте хезмәткәрләре...

Яктыртучы һәм Могҗиза тудыручы Николай көнендә Мамадыш янәдән изге сәфәр кылу урынына әверелде. 19нчы декабрьдә "Изге касә"-"Святая чаша" комплексы изгеләндерелде.

Чыннан да, күпләрнең хыялы иде бу. Алла кушып, руханиларның, прихожаннарның догалары белән өретелеп, район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән башланган әлеге изге гамәлне Раджив Иванов җитәкчелегендә "Мамадыш ТКХ" җәмгыяте хезмәткәрләре башкарып чыкты. Анатолий Иванов үз чыгышында 2010нчы елгы корылык вакытында ташландык чишмәне корган үләннәр арасыннан ничек итеп эзләп табулары турында сөйләде.
Чишмә урынын карт-карчыклар һәм музей хезмәткәрләре генә хәтерләгән булган инде. Ерак түгел генә урнашкан мөгезле эре терлек фермасы да аны җимерүгә үз өлешен керткән.
Тантанада Изге Ксения Римляныня храмы протоиерие Дмитрий Морозов, прихожаннар исеменнән Людмила Беленкова җитәкчеләргә иң олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Төзүчеләргә муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Православие динендәгеләрнең шатлыгына чик-чама юк: "Изге урыныбыз үзебездә генә!"-диләр алар. Башка конфессия вәкилләре дә табигать тарафыннан тудырылган бу искиткеч җирнең кеше кулы белән тагын да гүзәлләндерелүенә соклана. Чишмәгә бура урнаштырылган, ул нәкышлы тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алынган, төннәрен яктыртыла. Торбалар уңайлы урнаштырылган. Суы алышынып торучы бассейн, җылытылган идәннәр, чишенү урыннары... Иң мөһиме-стенадагы иконалар. Алар арасында-күптән түгел генә изге урыннарга сәфәр кылган Анатолий Ивановның Иерусалимнан алып кайткан һәм бүгенге тантанада бирегә бүләк иткән Яктыртучы һәм Могҗиза тудыручы Николай иконасы. Борынгылар сөйләвенчә Мамадышның "Изге касә" чишмәсе янына Алабугадан ел саен китерелгән могҗизалы икона янына сихәтләнергә килүчеләр бик күп булган. Өч гасырдан соң үзенең беренчел урынына кайткан икона православие дөньясында үз ролен уйнар әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев