Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадышта эвакуация мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды

Районыбыз 50 меңнән артык эвакуацияләнүчене кабул итәргә әзер. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, төбәгебез территориясенә Казан һәм Алабуга шәһәрләре халкының бер өлешен урнаштырачаклар. Бу турыда эвакуация мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә билгеле булды. Муниципалитет бинасының утырышлар залында узган чарага район башлыгы урынбасары Юрий Иванов рәислек итте. Очрашуга Казан һәм Алабуга шәһәрләренең...

Районыбыз 50 меңнән артык эвакуацияләнүчене кабул итәргә әзер. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, төбәгебез территориясенә Казан һәм Алабуга шәһәрләре халкының бер өлешен урнаштырачаклар. Бу турыда эвакуация мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә билгеле булды.
Муниципалитет бинасының утырышлар залында узган чарага район башлыгы урынбасары Юрий Иванов рәислек итте. Очрашуга Казан һәм Алабуга шәһәрләренең гадәттән тыш хәлләр, мәгариф бүлекләре, оешма-предприятие вәкилләре килгән иде. Киңәшмәнең асылы- гадәттән тыш хәлләр була калса, югарыда телгә алынган ике шәһәрдән безгә күчереләчәк кешеләрне шәһәр һәм авыл җирлекләренә беркетү.
Андый хәл чыга калса, башкаладан 16 меңнән артык кеше, ә күрше Алабуга шәһәреннән 41 меңнән артык халык Мамадышка эвакуацияләнер дип планлаштырыла. Һәр җирлеккә якынча ничә кеше урнаштырылачагы да билгеле.
- Беренче чиратта, эвакуацияләнгән кешеләр йортларга урнаштырылачак. Урыннар җитмәгән очракта, мәктәп бинасы, яки вакытлыча яшәп торырга мөмкин булган башка биналарны кулланачакбыз,- ди Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин.
Киңәшмәдә чыгыш ясаучылар: "Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Шуңа да алдан әзер булып тору зарур. Әмма күңелсез хәбәрләр ишетергә туры килмәсен иде",- дип теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев