Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадышта бараклар калмаячак

Быел шәһәребездә төп сәясәт- авария хәлендәге торакны бетерүгә юнәлдереләчәк. Бу максатларга федераль бюджеттан 319 млн. сум бүлү көтелә. Мондый мәгълүматны Мамадыш шәһәр Советының киңәйтелгән утырышында район башлыгы Анатолий Иванов җиткерде. Район мәдәният йортында узган эшлекле чара шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гариповның Мамадышта 2012 нче елда башкарылган төп эшләрне анализлавыннан...

Быел шәһәребездә төп сәясәт- авария хәлендәге торакны бетерүгә юнәлдереләчәк. Бу максатларга федераль бюджеттан 319 млн. сум бүлү көтелә. Мондый мәгълүматны Мамадыш шәһәр Советының киңәйтелгән утырышында район башлыгы Анатолий Иванов җиткерде.

Район мәдәният йортында узган эшлекле чара шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гариповның Мамадышта 2012 нче елда башкарылган төп эшләрне анализлавыннан башланды. Аның хисабыннан күренгәнчә, узган ел шәһәрне төзекләндерү буенча рекордлы күләмдә эшләр башкарылды. Бу турыдан-туры 2 зур вакыйга- авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе һәм укытучыларның август киңәшмәсе белән бәйле иде.
Узган хисап чорында урамнарга 8 мең кв. метрдан артык брусчатка түшәлде, район мәдәният йорты каршында төсле-музыкаль фонтан ачылды, Нократ яр буенда балалар өчен аттракционнар эшли башлады. Быел анда пляж волейболы мәйданчыгы, 2 җәмәгать туклануы биналары ачылыр дип көтелә.
Шәһәрдәге күпбалалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү нәтиҗәсендә, Мамадышта урамнар саны 10 га арткан.
Узган елның башка яңалыкларына килгәндә, 21 мең кв. метрдан артык торак сафка басты, күпкатлы йортларга 14,6 млн.сумга капиталь ремонт үткәрелде, 20 гаилә тузган тораклардан яңа фатирларга күченделәр, берничә урамга асфальт юл түшәлде.
Ел азагында стадион-ипподромда яктыртылган чаңгы трассасы эшли башлады, җәяүлеләр сукмагы алдына светофорлар, 20 дән артык урам чатына тактиль плиткалар җәелде, җәмәгать мунчаларында төзекләндерү эшләре башкарылды.
- Быел да шәһәрне төзекләндерү, аның халкына уңайлы шартлар тудыру буенча күп эшләр башкарачакбыз,- диде Рәшит Гарипов.
Район башлыгы Анатолий Иванов искәртүенчә, быел күләмле эшләр авария хәлендәге торакларны бетерүгә юнәлдереләчәк. Бу максатларга федераль үзәктән якынча 320 млн. сум бүленер дип көтелә.
Анатолий Иванов әйтүенчә, шәһәрне яшелләндерү буенча да эш күләмен киметергә ярамый.
Утырышта "Мамадыш су каналы", "ТКХ" җәмгыяте, җылылык челтәре, идарәче компания, үзәк хастаханә, район эчке эшләр бүлеге һәм прокуратура вәкилләре дә узган ел буенча хисап тоттылар.
Соңыннан халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Алар ришвәтчелек, чистарту корылмалары, дачалар язмышы, шәһәр урамнарында тизлек режимын сакламау темаларын кагылышлы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев