Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадышта авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Авыл хезмәтчәннәренә киләчәктә дә хөрмәт зур булачак. Район башлыгы Анатолий Иванов бу турыда алдынгылар слетында ассызыклады. Бу атнада төбәгебезнең агросәнәгать комплексында 2012 нче елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, быелга бурычлар билгеләделәр. Шәһәребезнең "Олимп" боз сараенда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагында хезмәт куючы алдынгылар өчен бәйрәм узды. Чәй табыны артына...

Авыл хезмәтчәннәренә киләчәктә дә хөрмәт зур булачак. Район башлыгы Анатолий Иванов бу турыда алдынгылар слетында ассызыклады. Бу атнада төбәгебезнең агросәнәгать комплексында 2012 нче елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, быелга бурычлар билгеләделәр.

Шәһәребезнең "Олимп" боз сараенда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагында хезмәт куючы алдынгылар өчен бәйрәм узды. Чәй табыны артына иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, сыер савучылар, механизаторлар, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары- барлыгы 400 ләп кеше чакырылган иде.
- 10нчы сыйныфны бетерүгә, 88нче елдан бирле эшлим. 20 елдан артып китте. Һөнәремне бик яратып башкарам. Хөрмәт итәләр, эшемне күрәләр,- ди Ләйсән Гыйләҗиева.
Тантананы ачканда ясаган чыгышында муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов: "Һәркайсыгызга рәхмәттән башка сүз юк. Республикабыз һәм районыбыз данын, дәрәҗәсен күтәрүгә сез зур өлешегезне кертәсез,"-дип ассызыклады.
Слетта катнашучыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Абдуллин, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, һ.б. рәсми затлар да сәламләде. Иң элек Россия Министрлыклары Мактау грамоталарын һәм Татарстан Республикасының Мактаулы исемнәрен тапшырдылар. Аннан алдынгы хуҗалыклар җитәкчеләре, фермалар мөдирләре, белгечләр, терлекчеләр, комбайнчылар, шоферлар, тракторчылар, умартачылар бүләкләнде.
2012нче елны авыл хуҗалыгы өчен уңайлы килде, дип әйтеп булмый. Июнь аендагы корылык өметләнгән уңышны җыеп алырга мөмкинлек бирмәде. Әмма "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте, "Трудовик" һәм "Нократ" агрофирмалары технологияләрне төгәл үтәсәң, минераль һәм биологик ашламаларны нәтиҗәле куллансаң, корылык шартларында да мул уңыш җыеп булганын расладылар.
Бәйрәм кунакларына бай эчтәлектәге концерт программасы тәкъдим иттеләр. "Яшәү сулышы хезмәт җырында" дип исемләнгән чара 3 сәгатьтән артык дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев