Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадышта “Автоледи-2012” узды

"Автоледи-2012" исеме билгеле булды. Бу титулны икенче ел рәттән Ирина Конюхова яулады. 20 сорау, 20 минут һәм минималь санда ялгыш җибәрү. "Автоледи-2012" конкурсында беренче бәйгенең төп шарты әнә шундый. Компьютер артында юл йөрү кагыйдәләре буенча имтиханны тәүгеләрдән булып Ирина Конюхова тапшырды. Иң яхшы нәтиҗә дә аңарда. - Хәзер бит интернет...

"Автоледи-2012" исеме билгеле булды. Бу титулны икенче ел рәттән Ирина Конюхова яулады.

20 сорау, 20 минут һәм минималь санда ялгыш җибәрү. "Автоледи-2012" конкурсында беренче бәйгенең төп шарты әнә шундый. Компьютер артында юл йөрү кагыйдәләре буенча имтиханны тәүгеләрдән булып Ирина Конюхова тапшырды. Иң яхшы нәтиҗә дә аңарда.
- Хәзер бит интернет заманы. Барлык биремнәр дә бар. Буш вакытта кабатлап чыктым. Ә машинада көн саен йөрим. Балаларны бакчага илтәм, эшкә барам,- ди Ирина.
Ирина Конюхова руль артында 3нче елын йөри. Бу конкурста икенче мәртәбә катнашуы. Узган ел "Автоледи" титулын нәкъ менә ул яулаган иде. Әлеге конкурс Мамадыш районы буенча ЮХИДИ идарәсе һәм ТР Юл йөрү куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе белән берлектә үткәрелә. Конкурсантлар өчен чираттагы бирем махсус мәйданчыкта узды. Биредә иң элек аларның машиналарына техник күзәтү үткәрделәр. Автомобильнең төзеклеге, кирәкле җайланмаларның булуы тикшерелде. Базадан карап, машина йөртү дәверендә никадәр санда кагыйдә бозу очраклары да исәпкә алынды.
- Форсаттан файдаланып, машина йөртүче хатын-кызларга мөрәҗәгать итәсем килә. Сез беренче чиратта әни булуыгызны онытмагыз. Еш кына хатын-кызлар кечкенә сабыйларын махсус креслоларга утыртырга оныта. Ә нәтиҗә, аяныч булырга мөмкин,- ди ТР Юл йөрү куркынычсызлыгы фән һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясенең Мамадыш филиалы директоры Лилия Никифорова.
Соңрак ЮХИДИ хезмәткәрләре бәйгедә катнашучыларның автомобиль йөртү осталыкларын бәяләделәр. "Автоледи-2012" исеменә дәгъва кылучылар машиналарында арт белән бокска керделәр, параллель парковкалау, змейка аша үтү һәм эстакадага менү буенча имтихан тоттылар. Биредә һәр ялгыш 1 балл булып языла.
- Бу ярышта бишенче мәртәбә катнашам. Мондый төр бәйгеләрне кирәк дип саныйм. Үзеңнең белем дәрәҗәсен бәялисең, осталыгыңны камилләштерәсең,- ди Ләйсән Диярова.
Ләйсән "Автоледи" исеменә 3 тапкыр лаек булган иде. Быел ул 3 нче урын белән генә канәгатьләнде. Икенче баскычта Айгөл Шиһапова һәм Юлия Нигъмәтҗанова, ә җиңүче исеменә икенче ел рәттән Ирина Конюхова лаек булды. Аларга оештыручылар әзерләгән кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Конкурсның республика туры 24нче август көнне Казанда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X