Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадышның икенче санлы лицеена академик Камил Вәлиев исеме бирелде

Шәһәребезнең 2 нче санлы лицее хәзер Ленин премиясе , Әзербайҗан ССР Дәүләт премиясе , Е. К. Завойский исемендәге халыкара премия лауреаты Камил Вәлиев исемен йөртәчәк. Шәһәребезнең 2 нче санлы лицее хәзер Түбән Шүләнгер авылында туган якташыбыз, Академик Камил Вәлиев исемен йөртә. Һәм бу очраклы хәл түгел. Ул Казан дәүләт университетын...

Шәһәребезнең 2 нче санлы лицее хәзер Ленин премиясе , Әзербайҗан ССР Дәүләт премиясе , Е. К. Завойский исемендәге халыкара премия лауреаты Камил Вәлиев исемен йөртәчәк.
Шәһәребезнең 2 нче санлы лицее хәзер Түбән Шүләнгер авылында туган якташыбыз, Академик Камил Вәлиев исемен йөртә. Һәм бу очраклы хәл түгел. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлый, шул ук шәһәрдә кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклый. Хезмәтләре микроэлектрониканың физика-технология проблемаларына, каты җисем һәм сыеклык физикасына карый. Ленин премиясе (1974), Әзербайҗан ССР Дәүләт премиясе (1976), Е. К. Завойский исемендәге халыкара премия (1997) лауреаты. "Микроэлектроника" журналының баш мөхәррире (1987 елдан)". 2 нче санлы мәктәп тә алдында технологияләргә нигезләнеп укучыларга белем бирүне куз уңында тота. . Әлеге учреждениягә академик Камил Әхмәт улы Вәлиев исемен бирү тантанасына район башлыгы Анатолий Иванов, Камил ВӘлиевнең тормыш иптәше , тәрҗемә юнәлешендә актив эшчәнлек алып баручы Венера ханым, Камил Вәлиевнең бертуган абыйсы Борис Вәлиев, аның хәләл җефете Любовь Вәлиева, Казан шәһәренең физика-техника институты директоры Кев Салихов һ.б. бик күп хөрмәтле затлар килгән иде.
Район башлыгы үз чыгышында, алга таба без әлеге исемне тапламыйчы яшәргә һәм укырга тиешбез. Якташыбызның яраткан фәннәре- физика белән математика сезнең тормышыгызда иң мөһим юнәлешләрнең берсе булырга тиеш, дип ассызыклап уңышлар теләде.
Алга таба физика һәм математика фәннәре буенча район, республика һәм россияара фән олимпиадаларында мәртәбәле урыннар яулаган укучыларны хөрмәтләп уздылар. Билгеле булганча, Академик Камил Вәлиев исемен йөртүче " физика һәм математика фәннәрен иң яхшы белүче укучы" дип аталучы район башлыгы гранты бар. Нәкъ әлеге грантка Гүзәл димиева, Екатерина Клинова, Гүзәл Сәләхова , Руфия Сәлимова, Валерий Кирушин ия булды.
Озакламый иң дулкынландыргыч мизгелләр дә килеп җитте. Мемориаль тактаны ачу мөмкинлеге район башлыгы Анатолий Ивановка һәм КАмил Вәлиевның тормыш иптәше Венера ханымга бирелде.
Алга таба чара 2 нче санлы мәктәпнең актлар залында үтте. Биредә академик КАмил Вәливның хезмәттәшләре, дуслары якты истәлекләре белән уртаклашты. Якташыбызның Мамадыш җирлегендәге танышы Дәүләтҗан Гыйлаев та тамашачыларга, укучыларга Камил Вәиевне башка яктан танып белергә ярдәм итте.
"Камил, Аллага ышан- үзең кымшан" дигән тормыш шигаре белән яшәде. Никадәр зур дәрәҗәләргә ирешсә дә, ул минем хәтеремдә, тыйнак, туган теленнән мөкиббән булган шәхес булып күңелемдә уелып калачак" диде ул.
Фән үсеше өчен җан атып йөргән Камил Вәлиевның юклыгына , дөрестән дә, инанып бетү авыр.Венера ханым да, тормыш иптәшеннән башка көн күрүнең җиңелләрдән булмавын яшерми.
- Бүгенге көндә күңелемне зур бушлык били. Камил әле һаман да янымдадыр, миңа үзенең тормыш күзәтүләрен, кисәтүләрен ирештерәдер сыман. Миңа аннан башка бик кыен. Реаль тормышымны ул үзе белән алып китте, дип уртаклашты күңел яралары белән Венера ханым.
Шунысы куанычлы, фән биеклегенә күтәрелгән галимнәребез исемен якташыбыз Камил Вәлиев та бизи. Һәм нәкъ аның исемен шәһәребезнең 2 нче санлы лицее йөртәчәк. Вәлиев- Россия Фәннәр академиясе академигы. Вәлиев- Халыкара академия әгъзасы. Вәлиев- Мамадышныкы, дөнъяныкы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев