Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадышның “Ел мөгаллиме”н ачыкладылар

Үз фәннәренең иң яхшылары билгеле. Бу атнада шәһәребезнең 4 нче санлы мәктәбе базасында "Ел укытучысы" бәйгесенең район этабын уздырдылар. Анда 90 га якын мөгаллим арасында җиңү яулаган педагоглар катнашты. Традиция буенча ел саен үткәрелүче әлеге конкурсның беренче этабында 89 мөгаллим катнашкан. Алар филология, тарих һәм җәмгыять белеме, башлангыч сыйныфлар, физик...

Үз фәннәренең иң яхшылары билгеле. Бу атнада шәһәребезнең 4 нче санлы мәктәбе базасында "Ел укытучысы" бәйгесенең район этабын уздырдылар. Анда 90 га якын мөгаллим арасында җиңү яулаган педагоглар катнашты.

Традиция буенча ел саен үткәрелүче әлеге конкурсның беренче этабында 89 мөгаллим катнашкан. Алар филология, тарих һәм җәмгыять белеме, башлангыч сыйныфлар, физик культура һәм ТИН, физика-математика, химия-биология юнәлешләре буенча эшләүче укытучылар. Яшь белгечләр өчен аерым номинация дә каралган. Икенче этапта 89 портфолио арасыннан иң-иңнәрен аерып алганнар.
Гөлзия Сәләхетдинова Көмеш Күл урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме фәненнән укыта. Бу конкурста тәүге мәртәбә генә катнашмый. Узган ел район күләмендә өченче урынны алган.
- Конкурска әзерлек зур кыенлык тудырмады. Безнең көндәлек эшебез бит ул. Мондый төр чаралар бик кирәк дип саныйм. Аларда катнашып, без тәҗрибәбезне камилләштерәбез,- ди Гөлзия Сәләхетдинова.
Конкурсның район этабы 2 көн дәвам итте. Иң элек өченче санлы мәктәптә һәр финалист үз фәне буенча дәрес күрсәтте, соңыннан дүртенче санлы мәктәптә мөгаллимнәр 3 бирем буенча осталыкларын сынадылар.
"Ел укытучысы-2013" исеме икенче санлы лицей мөгаллимәсе Лилия Шакировага бирелде. Ул район данын март аенда Казанда яклаячак. Моннан тыш, җиңүчегә ял йортына юллама да тапшырдылар.
Алдынгы педагогны ачыклау бәйгесе концерт номерлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев