Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадышның 54 гаиләсендә өй туе

54 гаиләдә өй туе. Шимбә көнне ике күпфатирлы йортның ачкычларын хуҗаларына тапшырдылар. Мамадыш совхозы бистәсендәге Мәктәп урамында 9нчы февраль көнне бәйрәм рухы иде. 30 һәм 24 фатирлы 14 А белән 14 Б йортларын кулланылышка тапшыралар. Торакларның гомуми мәйданы 4700 кв.метрны тәшкил итә. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры...

54 гаиләдә өй туе. Шимбә көнне ике күпфатирлы йортның ачкычларын хуҗаларына тапшырдылар.

Мамадыш совхозы бистәсендәге Мәктәп урамында 9нчы февраль көнне бәйрәм рухы иде. 30 һәм 24 фатирлы 14 А белән 14 Б йортларын кулланылышка тапшыралар. Торакларның гомуми мәйданы 4700 кв.метрны тәшкил итә. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин әйтүенчә, ел башыннан республикада инде 100 мең кв.метрдан артык торак мәйданы тапшырылган. Бу якынча 50 күпкатлы йорт дигән сүз.
- Бүгенге көндә Мамадыш совхозындагы Үзәк урамда да күләмле төзелеш эшләре алып барыла. Тагын 4 йортка нигез салырга планлаштырабыз. Бу беренче чиратта район башлыгының дөрес сәясәт алып баруы,- ди Тәлгать Абдуллин.
Ул фатир хуҗаларына яңа бүлмәләрдә бәхетле тормыш теләде.
Мамадышлылар ачкычларны Тәлгать Абдуллин, район башлыгы Анатолий Иванов һәм "Төзүсервис" ЯАҖ директоры Илфат Хаҗиев кулыннан кабул иттеләр.
Шушында ук төзүчеләрне дә хөрмәтләделәр. Аларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Биредә йорт эшләре белән идарә итүчене дә сайлап куйдылар. Әлеге вазыйфаны Валентина Чуманова башкарачак.
Бу йортларны төзү эшләре 2011 нче елның октябрь аенда башланган иде. Яңа бүлмәләрдә авария хәлендәге тораклардан күченгәннәр һәм башка программаларда катнашучылар яшәячәк.
Әлеге йортларның уңайлы урында төзелүен дә искәртергә кирәк. Якында гына мәктәп, балалар бакчасы, сәүдә үзәге, спорт заллары, һ.б. Өйнең беренче катында табиблык амбулаториясе эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев