Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадышлылар Мордва республикасында узган Сабантуенда катнашты

Былтыр салынган дуслык күпере аша быел да мамадышлылар Мордва республикасының Ләмбрә районында узган Сабантуена бардылар. Милли-фольклор бәйрәме буларак уздырыла торган әлеге чара биредә сигезенче мәртәбә үткәрелде. Мәдәният, район кулланучылар берлеге, медицина, мәгълүмат чаралары хезмәткәрләреннән торган 70 кешелек делегациябез җомга көнне иртәнге сәгать сигездә район мәдәният йорты яныннан кузгалып китте. Сигезенче...

Былтыр салынган дуслык күпере аша быел да мамадышлылар Мордва республикасының Ләмбрә районында узган Сабантуена бардылар. Милли-фольклор бәйрәме буларак уздырыла торган әлеге чара биредә сигезенче мәртәбә үткәрелде. Мәдәният, район кулланучылар берлеге, медицина, мәгълүмат чаралары хезмәткәрләреннән торган 70 кешелек делегациябез җомга көнне иртәнге сәгать сигездә район мәдәният йорты яныннан кузгалып китте.

Сигезенче мәртәбә үткәрелгән милли-фольклор "Сабантуй" бәйрәме Ләмбрә район хакимияте каршындагы мәйданда һәм паркта оештырылды. Моңарчы ул шәһәр читендәге ипподромда узган. Сабантуйның биредә уздырылуы тикмәгә генә түгел икән. Республикада яшәүче 50 меңгә якын милләттәшләрнең унөч меңе әлеге төбәктә гомер кичерә. Алар рус, мордва, украин һәм башка халыклар белән үзара татулыкта, аралашып яшиләр. Мәйдан тирәсенә урнаштырылган күпсанлы күргәзмәләрдә дә моны ачык күрергә булды. Иң сөендергәне - алар арасында татар милләте рухын чагылдырган эшләнмәләрнең күп булуы...
Милли-фольклор бәйрәме берничә юбилей датасына бәйләп оештырылган иде. Шәһәргә нигез салынуга быел - 370 ел булса, август аенда республика мордва халкының Русь дәүләте халыклары белән кушылуына 1000 ел тулуны билгеләп үтәргә җыена. Музыкаль композициянең нигезенә дә җөмһүрияттә яшәүче төрле милләт вәкилләрнең гасырлар буе дус һәм тату яшәвен чагылдырган тема салынган иде...
Композициядән соң бәйрәм кунакларын Мордва Республикасы башлыгы Владимир Волков сәламләде.
- Сабантуе соңгы елларда республикабызда традицион төстә үтә. Безгә һәр халыкның бәйрәме якын. Дус һәм тату яшәүче халкыбыз аларны күңелле итеп үткәрә белә,- ди Владимир Волков.
Соңыннан халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куйган алдынгыларга бүләкләр тапшырды ул.
Татарстан халкы исеменнән мордвалыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Василий Логинов тәбрикләп, Президент Рөстәм Миннехановның котлау хакын ирештерде. Мамадышлыларның сәламен районыбызның башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов тапшырып, бүләк бирделәр. Аннары хуҗалар Мамадыш икмәгеннән һәм чәк-чәгеннән авыз иттеләр...
Бәйрәмгә парашютчыларның күрсәмә сикерүләре, җирле сәнгать коллективларының чыгышлары, төрле спорт бәйгеләре, уеннар ямь өстәде. Ә ике урында халык өчен концерт программасы әзерләнгән иде. Төп сәхнә исә мамадышлыларга бирелде. Өч сәгать дәвам иткән җырлы-биюле тамашаны караганнан соң да әле, аны дәвам итәргә сораучылар булды. Ни әйтсәң дә, чит төбәкләрдә яшәүче татарларга милли моңны ишетү бәхете бик тәтеми шул...
Район кулланучылар җәмгыятенең сәүдә нокталарын да үз иттеләр бәйрәм кунаклары. Мамадыш продукциясен чират торып алдылар...
- Районыбызда узучы милли-фольклор "Сабантуй" бәйрәменә илебезнең төрле почмакларыннан җыелалар. Әмма безгә иң кадерлесе Татарстан делегациясе. 2нче ел рәттән бәйрәмне югары дәрәҗәдә уздырырга Мамадыш районы ярдәм итә. Без аларга чиксез рәхмәтле,- ди Алексей Симонов.
Ләмбрәлеләр мамадышлыларны ике арада салынган дуслык сукмагы беркайчан да өзелмәсен, дигән теләк белән озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев