Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадышка төрек инвесторы килә

Төбәгебезнең авыл хуҗалыгы тармагында ноу-хау. "Фәнни-производство агротехнопаркын һәм поселок сәнәгатен торгызу һәм үстерү" дип исемләнгән инвестицион проект районыбызда үзенә юл яра. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм Төркиянең "Холикор-Холдинг" кампаниясе вице-президенты Харун Рәшит Айдын 16нчы февральдә үзара килешүгә кул куйдылар. Мегаферма, эшкәртү производствосы, авыл хуҗалыгы продукциясен җибәрү пунктын эченә алган...

Төбәгебезнең авыл хуҗалыгы тармагында ноу-хау. "Фәнни-производство агротехнопаркын һәм поселок сәнәгатен торгызу һәм үстерү" дип исемләнгән инвестицион проект районыбызда үзенә юл яра. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм Төркиянең "Холикор-Холдинг" кампаниясе вице-президенты Харун Рәшит Айдын 16нчы февральдә үзара килешүгә кул куйдылар. Мегаферма, эшкәртү производствосы, авыл хуҗалыгы продукциясен җибәрү пунктын эченә алган фабрика-поселок төзелеше 300 миллион долларга төшәчәк. Инвестицион проектны төрек белгечләре Мамадыш муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты бинасының утырышлар залында ике сәгать дәвамында районыбыз җитәкчеләренә, күренекле эшмәкәрләргә тәкъдир иттеләр. Алар Кирмән икътисади зонасында 35 мең баш терлеккә исәпләнгән мегаферма торгызырга; үзләренең маркалы продукцияләрен-фасовкаланган ит, казылык, сөт, май, сыр, кымыз, кәҗә сөте, бал җитештерергә, тире эшкәртергә; теплицалар төзергә; туризм буенча комплекс ачарга ниятлиләр.

- Татарстан республикасы, шул исәптән Мамадыш районында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен шартлар яхшы. Биредә сугару системасы белән эшләргә мөмкинлекләр зур. Шунлыктан, инвестицияләрне сезнең төбәккә кертергә уйладык,- ди Төркиянең "Холикор-Холдинг" компаниясе вице-президенты Харун Рәшит Айдын.
Заманча югары технологияләргә корылган мондый авыл хуҗалыгы ноу-хауы Төркиядә уңышлы гына эшләп килә икән инде. Төзелешне июнь аенда Уразбахты авылы янында башларга исәплиләр. Биредә хезмәт куячак җирле эшчеләрне Төркиядән һәм Израильдән килгән осталар укытачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X