Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадыш журналистлары шоу оештырды

Коллективыбыз үзенең газета укучыларын, радио тыңлаучыларын, телевидение караучыларын кызыклы язмалары, тапшырулары белән генә сөендерми. Кирәк икән тимераякка да басабыз, кызларыбыз футбол да уйный, мәдәни чараларның үзәгендә дә кайныйбыз. Газетабызның беренче саны чыга башлаганга - 95, телеведение һәм радио тапшыруларының эфирда күренә башлавына 10 ел тулуга багышланган "Хәзер җырлыйм" шоуы шуларның...

Коллективыбыз үзенең газета укучыларын, радио тыңлаучыларын, телевидение караучыларын кызыклы язмалары, тапшырулары белән генә сөендерми. Кирәк икән тимераякка да басабыз, кызларыбыз футбол да уйный, мәдәни чараларның үзәгендә дә кайныйбыз. Газетабызның беренче саны чыга башлаганга - 95, телеведение һәм радио тапшыруларының эфирда күренә башлавына 10 ел тулуга багышланган "Хәзер җырлыйм" шоуы шуларның чираттагысы булды.

Юбилей тамашасында журналистларыбыз һәм башка һөнәр ияләреннән торган биш пар катнашты. Алар башкаруында нинди генә телләрдә җырлар тыңланмады район мәдәният йортын шыплап тутырган тамашачы. Чыннан да, узган җомга көнне залга энә төшәрлек тә урын юк иде. Газетабызны беренче хәрефеннән соңгысынача укучыбыз, телевидение һәм радио тапшыруларын зур түземсезлек белән көтеп алучы районыбыз башлыгы Анатолий Ивановның коллективның эшчәнлегенә югары бәя бирүен журналистлар гына түгел, тамашачылар да җылы кабул иттеләр. Ә инде аның филиалга IP-телевидениене оештыруга 800 мең сумга сертификат тапшыруын күктән иңгән бәхет дип кабул итәргә кирәк.
"Татмедиа" ААҖ генераль директоры Рөстәм Бикмөхәммәтовның шоу турында: "Мондый чараны зур калада яшәсәм дә, сирәк күрәм. Җәмгыятьнең башка филиалларына сездән күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк икән әле," - дигән сүзләре йөрәккә сары май булып ятты. Районыбыз җитәкчесе һәм Рөстәм Бикмөхәммәтов бер төркем коллегаларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Парларга килгәндә, алар кичәнең беренче өлешендә Татарстандагы дәүләт телләреннән саналган татар һәм рус телләрендә җырлар башкардылар. "Нократ дулкыннары" радиосы дикторы Эльвира Хәйруллина үзенә пар итеп шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәптә технология һәм физик тәрбия дәресләре алып баручы Фәнис Һадиуллинны сайлаган иде. Водителебез Раил Хәбибуллин балалар сәнгать мәктәбе мөгаллимәсе, төбәгебезнең яшь сандугачы Лилия Хатыймовадан җырлауның күп кенә нечкәлекләренә төшенгәндер. Бертуган Фәнис һәм Гөлназ Мөхәммәтҗановлар дуэты олы сәхнәгә чыгарга кечкенәдән үк хыялланганнар. 3нче санлы мәктәп директоры булып эшләүче Фәнис һәм коллегабыз Гөлназ сүзләренә караганда, аларга шоуга әзерләнгәндә шактый тир түгәргә туры килгән. Бухгалтерыбыз Елизавета Олунина да балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Александр Штейнгауэр белән бер тандемда җырлавына сөенеп бетә алмый. Ә инде телевидение тапшыруларын алып баручы Илнур Юнысов белән Казан аграр университеты талибәсе Гөлназ Фатыйхова өчен сәхнә ят түгел. Илнур спектакльләрдә, төрле миниатюраларда катнашып, тамашачыга якыннан таныш. Гөлназ да үзенең моңлы тавышы белән җыр сөючеләрнең мәхәббәтен казанды. Парлар безне үзләренең җырлары белән Италиягә, Бразилиягә, Англиягә, Үзбәкстанга сәяхәткә кылдырдылар. Алып баручыларыбыз телеоператор Алексей Шишмагаев белән бүлек редакторы Гөлназ Кадыйрова турында хөрмәтле кунаклар: "Алар зур калалар сәхнәләрендә дә югалып калмаячаклар",- дип белдерделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчеснең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, элекке директорыбыз Алена Смирнова белән бүгенге җитәкчебез Светлана Ханованың күптән түгел генә вакытсыз арабыздан китеп барган "Татмедиа" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук истәлегенә бергә башкарган җырлары да кичәгә үзгә бер төсмер өстәде. Парлар арасында иң-иңнәрен сайлап алу мәртәбәле жюри әгъзаларына да җиңел булмады. Нәтиҗәдә бертуган Мөхәммәтҗановлар җиңүче дип табылдылар. Илнур белән Гөлназ - икенче, Раил белән Лилия өченче урында. Алар тамашачылар арасында СМС тавыш бирүдә иң күп балл җыйдылар. Елизавета белән Александр дуэты - иң романтик, Эльвира белән Фәнис иң якты пар номинацияләрендә бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев