Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

"Мамадыш - ТВ" дан нәрсә көтәргә?

Хөрмәтле әбиләр һәм бабайлар, апалар һәм абыйлар! Сезнең барыгызны да чын йөрәктән Өлкәннәр көне белән тәбриклибез! Көзнең матур бу көненә кояш алтын йөгерткән. Сез атлыйсы сукмакларга төсле палас өлгерткән. Яфракларның әйләнүе җилләрне әсир итә. Алтын көздә, чуак көндә нинди зур бәйрәм икән? Октябрьнең тәүге көне хөрмәтләү көне икән! Көзге муллык,...

Хөрмәтле әбиләр һәм бабайлар, апалар һәм абыйлар! Сезнең барыгызны да чын йөрәктән Өлкәннәр көне белән тәбриклибез!

Көзнең матур бу көненә кояш алтын йөгерткән.

Сез атлыйсы сукмакларга төсле палас өлгерткән.

Яфракларның әйләнүе җилләрне әсир итә.

Алтын көздә, чуак көндә нинди зур бәйрәм икән?

Октябрьнең тәүге көне хөрмәтләү көне икән!

Көзге муллык, иминлектә өлкәннәр бәйрәм итә.

Тәбриклибез чын йөрәктән әби һәм бабайларны,

Хаклы ялга аяк баскан апа һәм абыйларны.

Насыйп булсын имин гомер, бәхетле тигез картлык .

Ташламасын тән саулыгы, җаныгызны - тынычлык.

Йортның түрләрендә булсын Сезнең торган урыныгыз.

Кадер-хөрмәттә яшәтсен кызыгыз һәм улыгыз.

Бүген генә түгел, һәрчак бәйрәмнәр булып торсын.

Килер көннәр бәрәкәтле, имин һәм тыныч булсын!

(Римма Гайнанова)

Сүз уңаеннан, 30 нчы сентябрь көнне, район мәдәният йортында Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты узды. Чарада катнаша алмаганнар тамашаны бүген " Мамадыш - ТВ" телеканалы эфирында карый алачаклар. Башлана 17.30 сәгатътә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X