Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадыш шәһәренә 231 яшь тулды

Мамадышыбызга шәһәр статусы бирелгәнгә 231 ел тулды. Әлеге датаны шимбә көнне зурлап билгеләп үттеләр. Шәһәребезнең туган көненә багышланган чараларның күбесе быел Нократ Яр буенда узды. Бәйрәмгә иң элек балалар бакчалары коллективлары старт бирде. Алар нәни дусларыбызны "Әкият иле"нә чакырдылар. Биредә шәһәрдәге 10 мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе төрле кызыклы бәйгеләр әзерләгән...

Мамадышыбызга шәһәр статусы бирелгәнгә 231 ел тулды. Әлеге датаны шимбә көнне зурлап билгеләп үттеләр.

Шәһәребезнең туган көненә багышланган чараларның күбесе быел Нократ Яр буенда узды. Бәйрәмгә иң элек балалар бакчалары коллективлары старт бирде. Алар нәни дусларыбызны "Әкият иле"нә чакырдылар. Биредә шәһәрдәге 10 мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе төрле кызыклы бәйгеләр әзерләгән иде. Һәр коллективны икешәр әкият герое тәкъдим итә.
"Әкият иле" янәшәсендә эшләүче аттракционнардан да халык өзелмәде бу көнне.
Яр буена балык тотарга һәвәс булганнар җыелган иде. Конкурста 8 шәһәрдәшебез катнашты. Шуларның өчесе хатын-кызлар. Күбесе җим итеп камыр сайлаган. Бәйгедә катнашучыларның уңышын тәҗрибәле балыкчылар күзәтеп барды. Шуларның берсе Геннадий Демин. Балык тоту белән 50 елдан артык шөгыльләнә икән. Иң зур табышы- 6-7 ел элек 2 метр 10 см-лы сом балыгы булган.
- Балык тотканда иң әһәмиятлесе- табигать белән сөйләшү. Минем өчен әлеге шөгыль табыш алудан бигрәк- рухи ял итү ул,- ди Геннадий Демин.
Конкурс башланып 40 минутлап вакыт узуга Сергей Рябков 8 балык тоткан иде инде. Башкалар бу дәвердә нибары 1-2 белән генә мактана алды.
Балыкка кечкенәдән йөрим. Әтием дә, бабам да балыкчы. Иң зур балыкны 5 яшемдә тотым. Авырлыгы 1 кг нан артык иде,- ди Сергей.
Бу конкурста җиңүче булып нәкъ менә Сергей Рябков танылды.
Бәйрәмнең рәсми өлеше башланганчы меңләгән халык елга өстендә су-мотор спорты буенча Халыкара класслы спорт остасы, ТРның физик культура һәм спорт отличнигы, дөнья күләмендәге бәйгеләрнең күпсанлы җиңүчесе Александр Курамшин һәм Россиянең күп мәртәбәләр призеры Евгений Кузнецовның чыгышларын һуш китеп тамаша кылдылар. Нинди генә алым-трюклар күрсәтмәделәр алар байкларында.
- Спортның бу төре белән сигезенче ел шөгыльләнәм. Бу аз вакыт димәс идем. Һәр чыгыш беренче тапкыр кебек. Шундый ук адреналин аласың. Хис-кичерешләрне әйтеп бетерерлек түгел,- ди Александр Курамшин.
Шәһәр бәйрәменә килүчеләрне яр буенда бушлай уха белән дә сыйладылар. Балык шулпасы аеруча тәмле иде бу көнне.
Соңыннан бөтен игътибар Нократ яр буендагы төп сәхнәгә юнәлдерелде. Тамаша мамадышлылар һәм килгән кунаклар хәтерендә озак саклансын өчен район мәдәният бүлеге һәркемнең күңеленә һуш килерлек сценарий әзерләгән иде. Биредә без өяз шәһәре Мамадышка пароход килеп, аңардан сәүдәгәрләр төшкәнен, өлкән яшьтәгеләрнең вальс биюләрен, пионерларны, җырлы-моңлы композицияне, "Кавказская пленница" комедиясенә корылган шаян мизгелләрне һәм башка күп кенә күренешләрнең шаһитләре булдык.
Бәйрәмнең рәсми өлеше район башлыгы Анатолий Ивановның шәһәрдәшләребезне, райондашларыбызны, кайткан кунакларны республика һәм шәһәр көне белән котлаудан башланды.
Бәйрәмгә ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин да килгән иде.
Тәлгать Абдуллин чыгышы азагында Анатолий Ивановка ТРда бишенче категориягә кергән торак пунктлары арасында Мамадышның беренче урынны алганлыкка бирелгән Диплом һәм кыйммәтле бүләкне тапшырды. Соңыннан ул һәм районыбыз башлыгы "Татэнергосбыт"ның Алабуга бүлекчәсе филиалының Мамадыш клиентларга хезмәт күрсәтү участогы начальнигы Иван Телешовны - "Татарстан Республикасының атказанган энергетигы", "Радуга" ҖЧҖ директоры Рафаэль Галиевны - "2012нче ел эшмәкәре" Бөтенроссия премиясе лауреаты исемнәре бирелү белән кайнар котладылар; инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Миннехановка, "Татнефтепродукт" ХК ААҖнең "Мамадышнефтепродукт" филиалы директоры Илгизәр Ибраһимовка - "Мамадышның мактаулы гражданины" дигән мактаулы исемнәре тапшырдылар...
Рәсми өлештән соң халык татар эстрадасы йолдызлары чыгышларын тамаша кылды.
Шәһәрнең Совет урамында һәм Нократ яр буенда бәйрәм кайтавазы кичке сәгать унда атылган фейерверктан соң да дәвам итте. Сюжетта яңгырамаган башка мәгълүматларны иртәгә бу уңайдан әзерләнәчәк махсус тапшыруда карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев