Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадыш сәхнәсендә Тинчурин әсәре

Режиссер Марат Баязитов җитәкчелегендәге Мамадыш халык театры тамашачыга Кәрим Тинчуринның "Мәзәкчән ашчы" дип исемләнгән җиңел комедиясен тәкъдим итте. Әсәрне автор 1936нчы елда иҗат иткән. Әмма ул моңа кадәр җыентыкларда да басылмаган, театрлар тарафыннан да сәхнәләштерелмәгән. Вакыйгалар узган гасырның 30-40 нчы елларында бара. Режиссер әйтүенчә, сәхнәгә чыгарганчы, пьесага бераз гына үзгәрешләр...

Режиссер Марат Баязитов җитәкчелегендәге Мамадыш халык театры тамашачыга Кәрим Тинчуринның "Мәзәкчән ашчы" дип исемләнгән җиңел комедиясен тәкъдим итте.

Әсәрне автор 1936нчы елда иҗат иткән. Әмма ул моңа кадәр җыентыкларда да басылмаган, театрлар тарафыннан да сәхнәләштерелмәгән.

Вакыйгалар узган гасырның 30-40 нчы елларында бара. Режиссер әйтүенчә, сәхнәгә чыгарганчы, пьесага бераз гына үзгәрешләр дә кертергә туры килгән.
Пьесаның төп герое Шаһиәхмәт Бадамшин исемле пешекче. Әлеге рольне район мәдәният йорты хезмәткәре Айназ Нургалиев башкарды.

Шушы спектакль белән Мамадыш халык театры көз аенда "Идел-Йорт" фестиваленең финалында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев