Нократ

Мамадыш районында мәдәният йорты ачылды

Көннең икенче яртысында Анатолий Иванов берьюлы ике әһәмиятле объектны ачу тантанасында катнашты. Вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә һәйкәл һәм Президент программасы буенча төзелгән мәдәният йорты. Кече Сон авылыннан Бөек Ватан сугышына 206 ир-егет китә. Шуларның нибары 76сы гына яңадан туган якларына әйләнеп кайта алган. Бүгенге көндә сугышта катнашканнарның...

Көннең икенче яртысында Анатолий Иванов берьюлы ике әһәмиятле объектны ачу тантанасында катнашты. Вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә һәйкәл һәм Президент программасы буенча төзелгән мәдәният йорты.

Кече Сон авылыннан Бөек Ватан сугышына 206 ир-егет китә. Шуларның нибары 76сы гына яңадан туган якларына әйләнеп кайта алган. Бүгенге көндә сугышта катнашканнарның икесе генә исән. Һәйкәлне ачу тантанасында якты дөньядан киткән ветераннарны 1 минут тынлык белән искә алдылар...
Бераздан мемориал стена каршында мәңгелек ут кабынды, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
- Быел клуб төзелеше башлангач, аның янәшәсендәге һәйкәлне дә яңартасы иттек. Аны төзүгә иганәчеләр булышты. Стенасын авылдашыбыз өеп бирде. Бердәм көч белән җиңеп чыктык,- ди Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәләхов.
Бераз соңрак, тантаналы мизгелләр мәдәният йорты каршындагы мәйданда дәвам итте. 300 урынга исәпләнгән бина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителгән программа кысаларында төзелде.
Татар музыка сәнгатенә данлыклы композиторлар Яруллиннарны биргән авыл моңа лаек иде,- дип искәртте район башлыгы Анатолий Иванов.
- 1992 нче елда бу урында яңа клуб төзелә башлаган иде инде. Әмма аңа кризис комачаулап, әлеге эш тукталып калды. Ниһаять, быел хыяллар чынга ашты. Әмма булдыру бер эш, аны хәзер саклый белергә дә кирәк. Иҗат эшчәнлегегез тынып тормасын,- диде район башлыгы.
Анатолий Иванов төзелешкә аеруча өлеш керткәннәргә рәхмәт хатлары, ә мәдәният йортына компьютер тапшырды.
Биредә май аеннан башланган эш бер көн дә тынып тормаган. Әлеге объектны төзергә алынган "Мамадыш ТКХ" җәмгыяте төзүчеләр бригадасы көнне-төнгә ялгап хезмәт кую нәтиҗәсендә мәһабәт бина калкып чыкты авылда.
- Без бу объектка 15 нче майда нигез генә сала идек әле. Бәлки болай тиз төзелер дип күпләр ышанмагандыр да. Әлеге мәдәният йорты соңгысы булмаячак. Быел Баскан авылында нигез сала башлаячакбыз. Алдагы елларда Керәшен-Пакшинын да мәдәният учаклы итәргә ниятлибез,- ди Раджив Иванов.
Ул да тантанага буш кул белән килмәгән иде. Раджив Иванов мәдәният йорты директоры Фәрит Хуҗинга бильярд өстәленә сертификат һәм бинаның символик ачкычын тапшырды. Инде шуннан соң кызыл тасманы кисеп эчкә үттеләр. Биредә проектта каралган эшләр белән генә чикләнмәгәннәр. Сәхнә дә тиешле зурлыкта ясалган, кабинетлар мебель белән тәэмин ителгән. Өй туе уңаеннан телевизор һәм башка бүләкләр белән килүчеләр дә бар иде.
Бу тантананы авыл халкы дистә елдан артык көтте. Моннан унбиш ел элек 60 ел дәвамында клуб вазыйфаларын башкарган элеккеге мәчет бинасы янганнан соң авыл яшьләренә ял итү, төрле чаралар оештыру, читтән артистларны чакыру проблемасы килеп баса иде.
- Бездән бигрәк балаларыбызга, оныкларыбызга кирәк мәдәният йорты. Саулык булса, үзем дә концертларга йөриячәкмен,- ди Нурсама Сибгатуллина.
Әмма клуб юк, дип, Кече Сонда мәдәният учагы сүнмәде. Төрле кичәләрне урта мәктәпнең спортзалында үткәрделәр.
- 15 ел буе төрле бәйрәмнәр, кичәләрне мәктәп бинасында уздырдык. Башка чарабыз юк иде, чөнки. Алга таба тагын да дәртлерәк эшләрбез дип уйлыйм,- ди Фәрит Хуҗин.
Бинаның эчке ягын бәяләгәннән соң, Анатолий Иванов Сон төбәге халкы белән әңгәмә үткәрде. Соңыннан тантанада катнашучылар районның сәнгать осталары тарафыннан әзерләнгән концерт программасын тамаша кылдылар.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: