Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадыш хезмәтчәннәрен Казанда көтеп алалар

Казан халкы һәр ярминкәне зур түземсезлек белән көтеп ала икән. Моның шулай булуына әлеге чараның чираттагысына баргач инандык. Мамадышлылар катнашкан ярминкәдә Татарстанның аграр министры Марат Әхмәтов та булды. Сәүдә рәтләре белән танышканда, алардагы товарларның күртөрлелегенә, бәяләрнең үтемле булуына уңай фикерен җиткерде. Башкала халкы фикеренчә, мондый ярминкәләрдә бәяләр дә бик сикерми,...

Казан халкы һәр ярминкәне зур түземсезлек белән көтеп ала икән. Моның шулай булуына әлеге чараның чираттагысына баргач инандык. Мамадышлылар катнашкан ярминкәдә Татарстанның аграр министры Марат Әхмәтов та булды. Сәүдә рәтләре белән танышканда, алардагы товарларның күртөрлелегенә, бәяләрнең үтемле булуына уңай фикерен җиткерде.
Башкала халкы фикеренчә, мондый ярминкәләрдә бәяләр дә бик сикерми, сайлап алырга мөмкинлекләр ди зуррак. Шуңа күрә, калада яшәүчеләр авыл хезмәтчәннәре килүен көтеп ала, продукцияне рәхмәт әйтеп ала. Берничә казанлы белән әңгәмә корып алганнан соң, без моңа тулысынча инандык.
- Ярминкәләр оештыруны уңай бәялим. Бәяләр дә үтемле. Шәһәр халкы өчен зур ярдәм инде бу. Мин күбесенчә Мамадыш һәм Кайбыч районнары оештырган ярминкәгә йөрим. Бүген менә 5 литр сөт алдым безнең гаиләгә 1 атнага җитә ул,- ди Дамир Хәбибуллин.
Бу юлы башкалабыз Казанда үткәрелгән авыл хуҗалыгы чарасында Мамадыштан Усали икътисадый зонасына кергән хуҗалыклар, районның кулланучылар җәмгыте, фермерлар катнашты. Казанлы Сергей Филатов безнекеләрнең сәүдә өстәлләре янына ит алырга килгән. Иң элек, ашыкмыйча гына, бик озак сайланды ул. Аңа сөяксезе кирәк икән. Ниһаять, үзенә кирәклесен тапты Сергей.
- Кибеттә югары бәягә алганчы, гел монда йөрим. Сыйфаты да әйбәт. Ешрак килсәләр без шатланабыз гына. Шәһәр халкы көтеп ала,- ди Сергей Филатов.
Казан ярминкәсендә сөт продукциясенә сорау аеруча зур иде. Моңа бәяләрнең үтемле булуы да сәбәпчедер. Кибет белән чагыштырганда, монда алар ике тапкырга диярлек очсызрак. "Продкорпорация" җәмгыяте, мәсәлән, сөтне биш бидон алып килгән. Аны бер сәгать эчендә диярлек сатып та бетерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев