Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадыш хастаханәсенә яшь белгечләр кирәк

Район үзәк хастаханәсенең бүгенге көнгә булган төп проблемасы - хастаханәдә кайбер белгечләрнең гомумән булмавы. Узган атнаның шимбәсендә аларны безнең җирлеккә җәлеп итү мәсьәләләләре каралды. Район үзәк хастаханәсе бүгенге көндә гомумпрактика табиблары, терапевтларга, педиатрларга, хирургларга, реаниматологларга һәм башка белгечләргә кытлык кичерә. Әлеге проблеманы якын арада юк итү йөзеннән район башлыгы Анатолий...

Район үзәк хастаханәсенең бүгенге көнгә булган төп проблемасы - хастаханәдә кайбер белгечләрнең гомумән булмавы. Узган атнаның шимбәсендә аларны безнең җирлеккә җәлеп итү мәсьәләләләре каралды.

Район үзәк хастаханәсе бүгенге көндә гомумпрактика табиблары, терапевтларга, педиатрларга, хирургларга, реаниматологларга һәм башка белгечләргә кытлык кичерә. Әлеге проблеманы якын арада юк итү йөзеннән район башлыгы Анатолий Иванов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев һәм башка рәсми затлар катнашында утырыш узды. Биредә, шулай ук, КДМУ ның 6 курс студентлары , районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты. Студент яшьләрне сәламләп район башлыгы районыбызның социаль-экономик торышы, республика һәм район күләмендә эшләп килүче программалар хакында тәфсилләп сөйләп китте. Ә Дәүләт тарафыннан яшьләр өчен каралган мөмкинлекләргә, "яшь гаилә", "Социаль ипотека" һ.б. программаларга аерым-аерым тукталды.
Биредә катнашкан күп кенә студентлар КДМУ тарафыннан тәҗрибә туплау өчен нәкъ менә Мамадыш районы үзәк хастаханәсенә кайтартылган булганнар. Шул дәвердән бирле аларның күңелләрендә хастаханә хакында бары уңай фикер калган.
- Мин үзем КДМУ университетының дәвалау факультетында белем алам. Интернатурага күчкәч исә белемнәремне терапия-хирургия өлкәсендә сынап карарга уйлыйм. Укуны төгәлләгәч Мамадыш шәһәренә кайтасымда шигем юк. Чөнки биредә тәҗрибә туплау, карьера үсеше өчен яхшы мөмкинлекләр бар ,ди Дамир Галимов.
Чарада район үзәк хастаханәсенең һәр бүлек җитәкчесе яшьләрне үз эшчәнлекләре белән якыннан таныштырды. Ә КДМУ ның 6 курс студенты Гүзәл Низамиева, тормышларын медицина белән бәйләргә теләгән мәктәп укучыларын әлеге югары белем йортының тормышы белән таныштырып, махсус әзерләнгән презентация дә тәкъдим итте.
1990 нче елларда белгечләргә кытлык актуаль булмаса да, 2000 нче елдан район күләмендә яхшы белгечләрне әзерләүгә җиң чызганып керешәләр. Бүгенге көндә КДМУ белән Ижау шәһәренең медицина уку йортларында безнең районнан барлыгы 45 бала белем ала. Алга таба алар туган төбәкләренә әйләнеп кайтыр дигән өмет бар, ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан яңадан-яңа программалар, яшь белгечләр өчен уңайлы шартлар булдырыла. Алга таба да алар кеше гомере өчен янып-көеп яшәүчеләрне битараф калдырмас. Безнең хастаханә дә зар-интазар булган кадрларына ия булыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев