Нократ

Мамадыш делегациясе Кукмара районында эшләүче уңышлы фермерлар хуҗалыгы белән танышты

Авыл җирлеге башлыклары һәм Кирмән икътисади зонасының потенциаль фермерлары Кукмарадагы коллегалары тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә алар күрше районның уңышлы гына эшләп килүче 3 гаилә фермасында булды. Районыбыз делегациясе иң беренче Кукмараның Олыяз авыл җирлегендә булды. Бүгенге көндә биредә ике гаилә фермасы эшләп килә. Әлеге...

Реклама

Авыл җирлеге башлыклары һәм Кирмән икътисади зонасының потенциаль фермерлары Кукмарадагы коллегалары тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә алар күрше районның уңышлы гына эшләп килүче 3 гаилә фермасында булды.

Районыбыз делегациясе иң беренче Кукмараның Олыяз авыл җирлегендә булды. Бүгенге көндә биредә ике гаилә фермасы эшләп килә. Әлеге хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләрнең баш саны 50 дән артып китә.
Фәнис Әгълиуллин фермерлык белән 2006 нчы елдан шөгыльләнә. Хәер, аңа кадәр дә ул терлекләрне мулдан асраган. "13 баш малым бар иде",- ди ул. Башта кредит рәсмиләштерә, аннан программада катнаша. Дәүләт ярдәмен 1 млн. сум күләмендә бирәләр. Хәзер аның фермасында 24 савым сыеры исәпләнә. Ә терлекләрнең гомуми саны- 50 баш. Тәүлеклек савым уртача 24 кг тәшкил итә. Фермерның сүзләренә караганда, сөтең булса, аны сату белән проблемалар юк. Әле үзе дә сөт эшкәртү җиһазы урнаштырырга ниятли. Хәзергә продукциянең 1 кг-ын 13 сумга тапшыра, моңа өстәп дәүләттән сыйфат өчен дотация дә ала.
Әгълиуллиннар гаиләсе, өстәвенә, каз үрчетү белән дә шөгыльләнәләр. Үз инкубаторлары бар. Сезонга якынча 700 бәбкә чыгарып саталар. Гаилә башлыгы фермага иртәнге биштә киләм һәм кичке 9-10 га кадәр биредә,- дип сөйләде.
Икенче фермер- Рафис Галиев. Ул 100 башка исәпләнгән өстәмә ферма төзергә керешергә ниятли. Бүгенге көндә 54 баш мөгезле эре терлек тәрбиялиләр. Кукмараның булдыклы егете 7 авылдан сөт җыюны да оештырган. Көнгә уртача 7,5 тонна җыябыз, ди ул. 7 авылдашын эш урыны белән дә тәэмин иткән.
Күрше районның чираттагы фермеры Илфат Гыйльметдинов Мамадыш делегациясендә аеруча зур кызыксыну уятты. Ул махсус белемгә, авыл хуҗалыгында тәҗрибәгә ия булмыйча, 2 ай эчендә үз проекты нигезендә 60 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән комплекс төзи. Ә аңа кадәр 25 ел буе мәдәният тармагында хезмәт куйган.
Илфат Гыйльметдинов якынча 4 млн. сум кредит алып, төзелешне башлый. Башта 18 терлеккә дип кенә планлаштыра. Әмма, күз курка, кул эшли дигән мәкальне истә тотып, төзелеш масштабын киңәйтергә була. Хәзер бирегә тәҗрибә туплау өчен башка районнардан да киләләр икән. Ул мамадышлыларга да бу юнәлештәге белемнәрен түкми-чәчми сөйләде.
Илфат Гыйльметдинов экономияләү хакында да онытмый. Кыйммәтле пластик тәрәзәләр урынына поликарбонаттан ясап куялар. "Якты да, очсыз да",- ди үзе!
Һәркөнне фермер 150 мең сумлык сөт тапшырып бара. Фермасында барлык технологияләрне дә төгәл үтиләр. Аеруча, малларны ашату рационына зур әһәмият бирелә. Исемлектә Мамадыштан кайтартылучы азык чүпрәсенә кадәр бар. Илфат Гыйльметдинов болар өстенә, абзарына музыка да көйләгән. Савымнар да артты, ди ул.
Сөтчелек белән шөгыльләнүдән тыш, хыялларында үрдәкләр үстерү өчен тагын бер ферманы сафка бастыру. Анысын якынча 4,5 мең башка дип планлаштыралар. Хәзерге көндә башка фермерларның тәҗрибәсен өйрәнәләр.
Югарыда телгә алган фермерларның барысының да пай җирләре бар. Анда терлек азыгы үстерәләр. Кирәкле барлык техникалар да алынган. Авылдашлары да кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер. Кукмара районында бүгенге көндә шушындый югары технологияле 21 ферма исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: