Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадыш аграрийлары уҗымнарны тукландыра

Кар яуганчы чәчеп калдылар. "Трудовик" агрофирмасы 10нчы апрель көнне иртәнге 5тә быелгы язгы кыр эшләрен башлап җибәргән иде. Алар районда беренчеләрдән булып уҗымнарны минераль ашламалар белән тукландыруга чыктылар. Хуҗалык җитәкчеләре арасында да язылмаган көндәшлек хөкем сөрә: язгы кыр эшләренә дә һәркайсының беренче булып керешәсе килә. Быел да Фәргать Гаянов "Томан"...

Кар яуганчы чәчеп калдылар. "Трудовик" агрофирмасы 10нчы апрель көнне иртәнге 5тә быелгы язгы кыр эшләрен башлап җибәргән иде. Алар районда беренчеләрдән булып уҗымнарны минераль ашламалар белән тукландыруга чыктылар.

Хуҗалык җитәкчеләре арасында да язылмаган көндәшлек хөкем сөрә: язгы кыр эшләренә дә һәркайсының беренче булып керешәсе килә. Быел да Фәргать Гаянов "Томан" агрегатын басуга беренче булып кертеп җибәреп, барысын да уздырды. Аммиак селитрасын машинага кичтән төяп куйган булганнар инде. Ә агрегатның үзен Отарка авылы янәшәсендәге уҗым басуының читенә үк чыгарып куйганнар. "Сәгать 3тә үк торган идем. 4кә гаражга җыелыштык,"-ди "КамАЗ" шоферы Илдар Шәрипов. Без иртәнге 7гә басуга килеп җиткәнче, агрегатның бункерына алты тапкыр ашлама төяп аны сиптереп килергә өлгергән иде Николай Игнатьев. Алты олы тәгәрмәчендә җирдән биек булып күтәрелеп торучы әлеге агрегат бераз "Луноход"ка да охшаган, "ВАЗ" двигателе урнаштырылгач, басу буйлап бик тиз хәрәкәт итә. Ашламаны еракка аттыра. Тәгәрмәчләре камералардан гына торгач, дымлы җирдә дә батмый. "Томан" дип аталуы да юкка түгел. Басуга сыек ашламалар һәм агу-химикатлар сиптерә торган өстәмә җайланмасы да бар. Аларны сиптергәндә сыекча, югары басым белән чыкканга, чын томанга әйләнеп тарала. Агрегатның бункерына ярты тонна ашлама сыя, ул берәр центнердан биш гектар җиргә кертелә. Агрегатка ашлама төяп, аны сиптереп килү өчен 12-13 минут вакыт китә. Николайга "Томан"ына җир сые төяргә Илдар Шәрипов белән Олег Мөхәммәтшин да булыша. Элекке елларда көнгә уртача икешәр йөз гектар җир ашлаганнар.
Уҗым культуралары агрофирмада барысы 1056 гектарда чәчелгән булган. Шуның 230 гектары-"Корнет" сортлы тритикале, 170е-көзге бодай, калганы арыш. Хуҗалык элиталы орлыклар үрчетеп сату белән шөгыльләнгәч, яңа сортлары да бар.
Кары тулысынча эреп беткәнче үк басуга керергә мөмкинлек бирә торган "Томан" агрегаты "Азык-төлек корпорациясе" белән "Омар" агрофирмасында да бар. "Тәкәнеш" белән "Нократ"тагылары бераз камилләштерелгән һәм "Роса" дип атала. 10нчы апрель иртәсендә "Тәкәнеш"нең "Родина", "Нократ"ның "Дружба" бүлекчәләрендә дә агрегатларын җиргә куәт өстәргә алып чыктылар. Әмма кичә яуган кар аграрийларны тәнәфескә җибәрде. Кабаттан кырга чыгу өчен карның бераз эрегэнен көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев