Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Лицейны төзекләндерүдә укытучылар бригадасы да катнаша

Быел Олыяз авылы лицее зур үзгәрешләр кичерә. Яз аенда биредә капиталь ремонт башланып китте. Төзелеш материаллары төягән йөк машиналарын биредә хәзер еш очратасың. Бүген бинаның эчке ягын танырлык та түгел. Һәр почмакта төзекләндерү эшләре гөрли. Әлеге белем бирү йорты 80 нче еллар башында кулланылышка тапшырылган. 3 дистә елдан артык дәвердә...

Быел Олыяз авылы лицее зур үзгәрешләр кичерә. Яз аенда биредә капиталь ремонт башланып китте. Төзелеш материаллары төягән йөк машиналарын биредә хәзер еш очратасың. Бүген бинаның эчке ягын танырлык та түгел. Һәр почмакта төзекләндерү эшләре гөрли.

Әлеге белем бирү йорты 80 нче еллар башында кулланылышка тапшырылган. 3 дистә елдан артык дәвердә күләмле ремонт эшләре үткәрелмәгән иде, ди Рәсүл Якупов. Шунлыктан, биналарына яңа күлмәк кидерүне хуплап каршы алганнар.
Олыяз авылы лицеена яңа сулыш өрү өчен 12 млн сумнан артык акча бүленгән. Эш күләме өчен 5 бригада җаваплы.
Лицейның ир-ат мөгаллимнәреннән тупланган бригада 8 кешене берләштерә. Мәсәлән, белем бирү йортының математика фәне укытучысы Рәүф Ганиевны гомер буе төзелештә эшләгән диярсең. Һәр эшне дә җиренә җиткереп башкара.
Планлаштыру буенча, капиталь төзекләндерү Олыяз лицеенда июль ае башына төгәлләнергә тиеш икән.
Ремонт эшләре белән беррәттән, уку йортында бизнес-план программасын да уңышлы тормышка ашыралар. Лицейның тәҗрибә участогы 2,9 га мәйданны били.
Олыяз белем бирү коллективында 50 гә якын хезмәткәр эшли. Аларның ремонтта катнашмаганнары һәм шулай ук башлангыч сыйныфка карамаган укучылар яшелчә, җиләк-җимеш үстерүгә үзләреннән өлеш кертәләр. Хезмәткәрләрнең һәркайсына 2 шәр рәт кишер һәм чөгендер дә бүлеп бирелгән.
Олыяз лицееның янәдән 15 га арендага алынган кишәрлеге дә бар әле. Шуның 13 га-да икенче икмәк үстерәләр. Быел аны Җиңү бәйрәме ялларында утыртканнар. Берәр атна чамасы вакыт үткәч узган ел кайтарылган сугару җайланмасын да урнаштырганнар. Хәзерге көндә ул тиешле максатларда кулланыла.
Бәрәңге участогының рәт араларын ике кат трактор белән эшкәрткәннәр, техника ала алмаган чүп үләннәренә каршы хәзер кул көче көрәшә. Быел Олыяз лицее коллективының бизнес-план буенча өметләре зурдан. Ниятләгән уңышны җыя алсак, ашханә өчен дә, сатып, уку йорты кассасын тулыландыруга да җитәрлек булачак, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев