Нократ

Кытайларга Мамадышта яшәү ошый

Кытайлар- җир шарындагы иң күп санлы халык. Бүген алар якынча 1 млрд. 310 млн. кеше дип исәпләнелә. Бу планетада яшәүчеләрнең 19%ы дигән сүз. Дөньяның сәүдә державасы, чәй, кәгазь һәм фарфорның туган ягы. Кайчандыр нәкъ менә шунда безнең якташларыбыз күченеп киткән. Бүген без сезне аларның оныкчыклары белән таныштырырга уйлыйбыз. Моның өчен...

Кытайлар- җир шарындагы иң күп санлы халык. Бүген алар якынча 1 млрд. 310 млн. кеше дип исәпләнелә. Бу планетада яшәүчеләрнең 19%ы дигән сүз. Дөньяның сәүдә державасы, чәй, кәгазь һәм фарфорның туган ягы. Кайчандыр нәкъ менә шунда безнең якташларыбыз күченеп киткән. Бүген без сезне аларның оныкчыклары белән таныштырырга уйлыйбыз. Моның өчен иҗат төркемебез Кытайга... түгел, ә Мамадыштан 40 километр ераклыкта урнашкан авылга юл тотты. Геройларыбыз Ришат һәм Флера Синьцзян- Уйгур автономлы районының Чи Ху шәһәрендә дөньяга килгәннәр. Ә узган ел алар Дусай авылына кайтып төпләнә.
2012нче елның июль аенда әлеге йортның гадәти булмаган хуҗалары барлыкка килде. Мәктәп урамы, 7нче йорт адресы буенча Кытайдан күченеп кайткан гаилә яши башлый. Флера Моратова һәм Ришат Йосыпов бабаларының туган ягында. Кайчандыр нәкъ менә Дусай авылында Флера ханымның туганнары яшәгән. Аның бабасы, эре сәүдәгәр, башта Кытайга үзе күченә, ә 1917 нче елда якыннарын да алып китә. Геройларыбыз да чит илдә туа, шунда кытай балалары белән берлектә бакчага йөриләр, мәктәп һәм югары уку йортларында белем алалар. Флера ханымга 27 яшь чагында гаилә коралар.
Кытай халык демократик республикасында татарлар нибары 5 меңләп кенә икән. Аларның һәркайсы тормыш иптәшен үз милләт вәкиле арасыннан сайларга тырыша диләр. Шуңа да телевидениядә эшләүче ришат зур булмаган Чиху шәһәрендә укытучы булып эшләүче татар кызы яшәвен белгәч, аның белән танышырга ашыга. Бер айдан гашыйклар гаилә кора. Кытай кануннары буенча, кияүгә чыкканнан соң да хатын-кыз үз фамилиясендә кала икән. Бүген Ришат һәм Флера 2 кыз тәрбиялиләр. Аларның икесе дә Җурналист һөнәрен сайлаган. Махсус программа аларга белемне Татарстан башкаласында алырга мөмкинлек бирә. Руфия белән Раиданың үзләреннән ерак булуы, әти-әниләренә дә күченеп килергә сәбәпче була.
Иң элек гаилә шәһәрдә төпләнергә карар кыла. Әмма Дусайда булып, берничә йортны караганнан соң, аларның планнары тамырдан үзгәрә. Әлеге өйне шунда ук ошаталар.
Бүген биредә Кытайдан кайткан кешеләр яшәвен берни дә сөйләми диярлек. Бары тик милли флаг, китаплар, кытай теленә көйләнгән компьютер һәм телефон гына бу гаиләнең чит илдән булуын раслый. Гаиләдә кытай һәм татар телләрендә генә сөйләшәләр. Рус теленә ияләнеп бетә алмыйбыз, әле ди үзләре. Ә менә җирле ашханәне өйрәнергә туры килмәгән. Флера Моратова бәлеш, гөбәдия, пироглар, токмачлы ашны бик тәмле пешерә икән. Ул әзерләгән Кытай ипиен инде дусайлылар авыз итәргә дә өлгергәннәр.
Хуҗабикә намаз укый, ураза тота. Иптәше хуҗалыкны төзекләндергән, аңа коммуникация чаралары үткәргән. Мунча җиткергәннәр. Хәзер алар зарыгып җәй җитүен көтәләр. Инде планнары да зурдан. Бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерү, терлекләр өчен сарайлар төзү.
Әлегә кичләрне татар җырларын башкарып үткәрәләр.
Флера апа әйтүенчә, Кытай шәһәрләрендә Татарстан дигән республика барлыгын күпләр әле белми дә. Шунлыктан, Йосыповлар март аенда Чи Ху шәһәренә барып, танышлары һәм дусларына республикабыз һәм районыбызның матурлыгы, кунакчыллыгы хакында сөйләргә ниятлиләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: