Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Күпбалалы гаилә зур машина көтә

Транспортка мохтаҗлыкны шәһәрдәшләребез Башковлар да кичерә. Бу гаиләдә уллыкка алынган 8 бала тәрбиялиләр. Аларның җиңел машиналары бар инде. Әмма гаилә башлыгына пассажирларны кирәкле пунктка илтү өчен берничә рейс ясарга туры килә. Шунлыктан, кечкенә машиналар белән уйнаган сабыйлар да зур автомобильләр хакында хыяллана. Бу теләкләрен тормышка ашырырга сез дә ярдәм итә...

Транспортка мохтаҗлыкны шәһәрдәшләребез Башковлар да кичерә. Бу гаиләдә уллыкка алынган 8 бала тәрбиялиләр. Аларның җиңел машиналары бар инде. Әмма гаилә башлыгына пассажирларны кирәкле пунктка илтү өчен берничә рейс ясарга туры килә. Шунлыктан, кечкенә машиналар белән уйнаган сабыйлар да зур автомобильләр хакында хыяллана. Бу теләкләрен тормышка ашырырга сез дә ярдәм итә аласыз.

Алевтина һәм Николай Башковларга әти һәм әни дип 11 бала эндәшә. Шуларның сигезе тәрбиягә алынган.
Бу йортта ниндидер үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрә. Монда бер булсаң, кабат һәм кабат килергә сәбәп эзлисең. Ә таныш адреска юл тоту өчен алар чыгып кына тора. Бу юлысы безне бирегә "Зур гаиләгә автомобиль" хәйрия акциясе китерде. Башковлар республикада 28нче февраль көнне старт алган чарада катнашалар. Дөрес, гаиләнең җиңел машинасы бар-барын. Әмма ул аларның барлык таләпләренә дә җавап бирми.
Зур машинага ия булу мөмкинлеге хакында гаиләнең иң яшь вәкилләре әле күптән түгел генә белгән. Ул кайтканчы, Владик бу проблемадан чыгуның үз юлын тәкъдим итә. "Әлегә кемнәргәдер автобуста да йөреп торырга мөмкин",- ди ул. Башковлар әйтүенчә, техника хәрәкәт итү чарасы гына түгел, ә тәрбия ысулы да.
Бергәләп табигатькә чыгу, мәдәни чараларны карау мөмкин эш түгел. Яки, берничә рейс ясарга кирәк. Шулай ук, барысы да сыймагач, күрше шәһәрләргә экскурсияләргә йөрүне дә гаилә планына кертмиләр.
Алевтина Башкова сөйләвенчә, салонга тиешледән күбрәк сабыйны утыртып, кайчагында юл йөрү кагыйдәләрен дә бозарга туры килгән. "Болай эшләргә ярамаганлыгын да беләбез,- ди ул,- әмма сабыйларны да аерып калдырап булмый бит".
Бу өстәл артында балалар дәрес әзерли. Аларның берничәсе бер үк сыйныфта белем алалар. Димәк, биремнәр дә бер үк. Әмма монда күчерергә ирек куймыйлар. Әти-әниләре дәресләрне генә контрольдә тотып калмый, ә мөһим темаларга әңгәмәләр дә үткәрәләр.
Икенче өстәл артында гаилә әбәд ашый. Башта иң кечкенәләр керә, аннан зурлары. "Әнинең урыны плитә янәшәсендә",- дип шаярта сабыйлар. Алевтина Сергеевна моңа үпкәләми. "Балаларның ашаганын карап тору да миңа рәхәтлек бирә",- ди ул. Ә менә машинадагы буш урынга чын күңелдән өметләнә хуҗабикә.
Акциядә катнашырга теләүчеләр финанс ярдәмнәрен "Шәфкатьлелек" социаль үсеш фондына күчерә алалар. Фондның реквизитларын сез экраннарыгызда күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев