Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәсәң– милкеңнән колак кагасың

Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары шактый суммада булган мамадышлыларга шәхси милекләреннән колак кагу куркынычы яный. "Мин вакытлыча эшсез" дигән җаваплар да кабул ителми. Суд приставлары әйтүенчә, теләк булса, хезмәт урыны һәрвакыт табыла. Соңгы араларда суд приставлары вәкилләре коммуналчылар белән берлектә уздырылучы рейдларны ешайттылар. Аларның чираттагысы да коммуналь хезмәтләр өчен шактый күләмдә...

Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары шактый суммада булган мамадышлыларга шәхси милекләреннән колак кагу куркынычы яный. "Мин вакытлыча эшсез" дигән җаваплар да кабул ителми. Суд приставлары әйтүенчә, теләк булса, хезмәт урыны һәрвакыт табыла.

Соңгы араларда суд приставлары вәкилләре коммуналчылар белән берлектә уздырылучы рейдларны ешайттылар. Аларның чираттагысы да коммуналь хезмәтләр өчен шактый күләмдә бурычлары булып, түләмичә йөрүче гражданнарның милекләре торышын тикшерү максатыннан үтте. Мәсәлән, бер мамадышлы беркайда да эшләми. Шуны сәбәп итеп, коммуналь хезмәтләр өчен дә түләмәгән. Аның автомашинасына пломба сугылып, арестка алынды. Техника берара саклауда торачак, аннан махсус оешма аша сатылып, шул акчага җиткән кадәр гражданинның бурычын каплаячаклар. Зур күләмдә бурычы булган һәркем белән закон нигезендә шул рәвешле көрәшергә ниятлиләр.
- Бурычлары арткан саен киләчәкбез. Хәзер таләпләр зур! Вакытында түләнмәсә, тормыш алып бару өчен минималь күләмдә генә милек калдырылачак, башкаларын арестка алып, бурычларын каплатабыз,- ди суд приставы Радий Газизуллин.
Аның әйтүенчә, рейд белән килгәч, күп кенә бурычлылар эш урыным юк дип котылырга телиләр икән. "Әмма мондый җаваплар безне канәгатьләндерми",- ди ул. "Теләге булган кешегә хезмәт урыннары бар, вакытлыча эшләргә дә урнашырга мөмкин",- ди суд приставы вәкиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев