Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Көн үзәгендә балалар куркынычсызлыгы

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча барлык мәктәпләрдә дә ата-аналар җыелышлары үткәрелә. Аларда муниципаль органнарның мәгариф идарәсе һәм өстәмә белем бирү үзәкләре җитәкчеләре, белгечләр катнашында балалар иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре хакында сөйләшәләр. Мондый бурыч республиканың мәгариф министры Энгель Фәттахов үткәргән видеокиңәшмәдә дә куелды. Татарстан мәгариф һәм фән министры үз чыгышында...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча барлык мәктәпләрдә дә ата-аналар җыелышлары үткәрелә. Аларда муниципаль органнарның мәгариф идарәсе һәм өстәмә белем бирү үзәкләре җитәкчеләре, белгечләр катнашында балалар иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре хакында сөйләшәләр. Мондый бурыч республиканың мәгариф министры Энгель Фәттахов үткәргән видеокиңәшмәдә дә куелды.
Татарстан мәгариф һәм фән министры үз чыгышында республика районнарында мәктәп һәм мәктәптән тыш үзәкләр директорлары белән киңәшмәләр, ата-аналар җыелышлары үткәрелде, дип билгеләп үтте. Моннан соң, мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныфта укучы һәр балага туганнар арасыннан бер өлкән кешене билгеләү мәсьәләсен хәл итү зарури.
"Һәр балага аерым кеше билгеләргә, башка мөмкинлек булмаган очракта волонтерларны, ата-аналар комитеты әгъзаларын җәлеп итегез, алар ярдәм итәргә әзер", - дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук балалар иҗат үзәкләрендә, секцияләр, түгәрәкләр расписаниесен көн яктысына күчерү мәсьәләсе хәл ителергә тиеш. "Укытучы баланың дәрестә булмавына аерым игътибар бирергә тиеш. Шунда ук сәбәпләрен ачыклау зарури. Беренче чиратта, балалар иминлеге безнең игътибардан һәм җаваплылыктан тора", - дип ассызыклады Энгель Фәттахов.
Моннан тыш, ярдәмгә мохтаҗ һәм өлкәннәр тарафыннан көч куллануга дучар булган балалар ТР территориясендә эшли торган 8-800-2000-122 ышаныч телефонына мөрәҗәгать итә ала.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан бер көнлек хезмәт хакын зыян күргән баланың гаиләсенә ярдәм буларак күчереләчәк.
Бу көннәрдә балаларның иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү хакында районыбыз мәктәпләрендә дә сөйләштеләр. Ата-аналар җыелышлары прокуратура һәм полиция хезмәткәрләре катнашында узды. 2нче санлы лицейда әти-әниләр һәм мәктәп администрациясе уку йорты бинасына махсус видеокүзәтү җайланмасы урнаштыру тәкъдиме белән чыктылар. Ул баланың мәктәпкә килгәнен һәм киткәнен смс хәбәр рәвешендә ата-аналарга юллап торачак. Шулай ук әти-әниләрнең күбесе сабыйларын дәресләргә озатып кую һәм каршы алу җаваплылыгын үз өсләренә алып, бу турыдагы килешүгә кул куйдылар.
4нче санлы мәктәптә дә куркынычсызлык темасы хакында сөйләштеләр. Биредә учреждение директоры Илдус Габдрахманов чыгыш ясады.
Әти-әниләргә район прокуроры ярдәмчесе Нияз Сәйфетдинов та мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук прокуратура тарафыннан 2012 елда балалар куркынычсызлыгы юнәлешендә башкарылган эшләр турында сөйләде.
Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы Алия Мөбарәкшина тагын бер кат әти-әниләргә бу темага җаваплы карарга, җыелышта яңгыраган теләк-тәкъдимнәрне истә тотарга чакырды.
Шулай ук мәктәпләрдә үзеңне экстрималь шартларда ничек тотуга багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрү дә көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев