Нократ

Көмеш Күл иң төзек авыл җирлекләренең берсе

Киләсе елга Алгай авылына асфальт юл җәеләчәк, торак пунктта модульле ФАП сафка басачак. Бу хакта Көмеш Күл авыл җирлегенә булган эш сәфәре барышында район башлыгы Анатолий Иванов белдерде. Атнаның бер көнен район башлыгы кайсы да булса авыл җирлегенә багышлый. Бу юлысы чират Көмеш Күл төбәгендә иде. Анатолий Иванов визитын "Тәкәнеш"...

Киләсе елга Алгай авылына асфальт юл җәеләчәк, торак пунктта модульле ФАП сафка басачак. Бу хакта Көмеш Күл авыл җирлегенә булган эш сәфәре барышында район башлыгы Анатолий Иванов белдерде.

Атнаның бер көнен район башлыгы кайсы да булса авыл җирлегенә багышлый. Бу юлысы чират Көмеш Күл төбәгендә иде. Анатолий Иванов визитын "Тәкәнеш" агрофирмасының "Туган Як" бүлекчәсенә караучы Зур Өске фермасыннан башлады. Биредә бүгенге көндә 862 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 462-се савым сыерлар. Комплекста 25 хезмәткәр эшли. Терлекчеләрнең уртача хезмәт хакы 13 мең сум тирәсе икән.
Алексей Герасимов хуҗалыкта 3нче елын хезмәт куя. Бозаулату бүлегеннән тыш, фермада слесарь һәм эретеп ябыштыручы вазыйфаларын да башкара ул.
Агрофирмада алдынгылар исемлегендә.
- Иртән 4тә, 5 тә монда инде мин. Килүгә сыерларга солы биреп чыгам. Бозаулый алмаучы сыерларга бозауларга ярдәм итәм. Шушы 3 ел эчендә 500 дән артык сыер бозаулаттым. Мондагы сыерларга печән, солы һәм әзрәк фураж бирәбез,- ди Алексей Герасимов.
Терлекләргә фураж бирү мәсьәләсендә проблемалар бар икән. Элек сыерларга бер башка 5 кг бирелгән булса, соңгы айларда 1 кг-га гына калган. Бу савым күрсәткечендә дә, тәүлеклек артымда да чагылыш таба. Бер баш сыердан уртача 5,2 кг сөт савып алалар, артым 621 грамм. Узган айда мәсәлән, 800 грамм чиген узган төркемнәр дә булган. Ә печән һәм салам, яфрак азыгы буенча кыенлыклар юк. "Алары мулдан әзерләнде",- ди хуҗалык җитәкчелеге.
Зур Өске авылы халкын борчыган проблемаларның берсе- юлсызлык. Урамнарның кайбер участогына җиңел машиналар бөтенләй дә керә алмый. Аяк асты начар булгач, клубка йөрүчеләр дә аз икән. Хәер, биредә мәдәни чаралар үткәрелмәгән көннәрдә кызыксындыру әйберләре аз, диләр. Моңа җавап итеп, район башлыгы бильярд өстәле алып бирәчәкбез, дип сөендерде.
Ә шушы авылның башлангыч мәктәп-бакча коллективы спорт җиһазларына мохтаҗ.
- Безгә туплар һәм башка спорт җиһазлары җитми. Алганнары да тиз искерә. Ярдәм итсәгез иде,- ди педагоглар.
Бу мәсьәләне хәл итүне якташлары, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Таһир Галимханов үз өстенә алды...
Анатолий Иванов бу көнне Марс Юнысовның КФХ-да да булды. Эшмәкәр әйтүенчә, бүгенге көндә аның симертүдәге 47 баш нәселле үгезе бар. Планнары да шактый. Хуҗалыгында терлекләр өчен янәдән 2 абзар төзелә башлаган. Берсендә атлар тотачакмын, ди фермер. Сөткә бәяләр күтәрелсә, савым сыерлары алырга да исәбе юк түгел.
Шушы ук авыл фермеры Фасил Әхмәтшин да зур ниятләр белән янып йөри. Бүгенге көндә 20 баш сарыклары һәм шуның кадәр баш мөгезле эре терлекләре бар аларның. Бишесе савым сыер, калганы симертүдәге үгезләр.
- Мин фермерлык белән яңарак кына шөгыльләнә башладым әле. Әмма үзен аклый дияр идем. Киләчәктә тагын бер абзар төзеп, анысында бары тик сөтчелек белән генә шөгыльләнергә исәп,- ди Фасил Әхмәтшин.
"Соңгы берничә елда хуҗалыгыбызда төзелешнең тынганы юк",- ди Әхмәтшиннар. 25кә 5 метр зурлыгындагы сарайны район ярдәме белән сафка бастырган булсалар, йортлары 2007 нче елда яшьләр программасы буенча төзелгән. Андый гаиләләр Көмеш Күл төбәгендә берничә дистә икән. Җирлек башлыгы Илгизәр Сәләхетдинов әйтүенчә, бу юнәлештә алар актив эш алып баралар. Соңгы елларда гына да берничә дистә гаилә өй туйларын үткәргән. Шуларның берсе- Көмеш Күл авылында гомер кичерүче Хәтимовлар. Бирегә алар узган ел күчкән. Йортны якынча 1 ел эчендә төзеп бетерәләр. Гаилә башлыгы авыл хуҗалыгы оешмасында инженер булып эшли. Бу өйдә ул иптәше Рәзилә, 3 баласы һәм әниләре Роза апа белән яши.
- Дәүләтнең шушы программалары булганга бик шат инде без. Мондый йортларны үз көчең белән генә җиткереп булмый бит. Балалар үзләре хыялланганча төзеделәр,- ди Роза Хәтимова.
Илнар һәм Рәзилә Хәтимовлар бәхетне авылда тапкан. Ә төбәкнең киләчәк буыны нинди планнар белән үсә икән соң? Бу сорауга җавапны мәгариф учрежденияләрендә эзләделәр. Укучылар арасында финанслар министры, полиция хезмәткәре, янгын сүндерүче, җырчы, укытучы булырга теләүчеләр бар. Киләчәген авыл хуҗалыгында күрүчеләр дә юк түгел. Район башлыгы мөгаллимнәрне бу юнәлештә активрак эшләргә чакырды. "Аеруча тормыш дәресләрендә сайлаячак һөнәрләргә басым ясарга кирәк",- ди Анатолий Иванов. Мондый дәресләрнең вакытларын да озынайтырга тәкъдим итте җитәкче.
Гадәттәгечә, соңыннан мәдәният йортында халык белән очрашу узды. Биредә авылның бүгенгесе һәм киләчәге хакында сөйләштеләр.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: