Нократ

Керәшен Пакшины авыл җирлеген оптимизация көтә

Керәшен Пакшины, Рус Пакшины һәм 2нче ферма бистәсендә бүгенге көндә 368 кеше яши. Шәхси йорт хуҗалыкларының саны 123 не тәшкил итә. Хезмәт яшендәгеләрнең 11 бюджет өлкәсендә, унысы "Омар" агрофирмасында хезмәт куя. Рәсми эшсезләрнең саны 3. Җирлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 13 кеше мәшгуль түгел, 19 студентлар. Ә 139 кеше читкә йөреп...

Керәшен Пакшины, Рус Пакшины һәм 2нче ферма бистәсендә бүгенге көндә 368 кеше яши. Шәхси йорт хуҗалыкларының саны 123 не тәшкил итә. Хезмәт яшендәгеләрнең 11 бюджет өлкәсендә, унысы "Омар" агрофирмасында хезмәт куя. Рәсми эшсезләрнең саны 3. Җирлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 13 кеше мәшгуль түгел, 19 студентлар. Ә 139 кеше читкә йөреп эшли.

Туган авылларында төпләнеп гомер кичерүчеләрнең күбесе авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп көн күрә, ди җирлек башлыгы Газинур Әскәров.
Ел башыннан авыл җирлегендәге шәхси секторда 1 млн. 400 мең сумлык продукция җитештерелеп сатылган. Монда Наил Дәүләтшин кебек егетләрнең дә өлеше зур. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 10 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның дүртесе савым сыерлар. 1 аты бар. Фермерлык белән 3-4 ел элек шөгыльләнә башлаган. 30 га 8 метр зурлыгындагы терлекләр йорты ерактан ук күзгә ташлана. Биредә Америка егете дә яши. "Джони" исемле үгезне АПК "Азык-төлек программасы"ннан сатып алганнар.
Петр Конюховның да хуҗалыгы елдан-ел тулылана бара. 13 баш мөгезле эре терлек асрый ул. Шуларның дүртесе савым сыерлар, колыны белән ат та тәрбиялиләр. Кирәкле агрегатлары белән әлеге МТЗ тракторы да фермерның шәхси милке.
Рус Пакшины авылында яшәүче Сергей Федоровның да планнары зурдан. Юллар начар булу сәбәпле без әлеге торак пунктка керә алмадык. Киләчәктә тормышка ашырачак ниятләре хакында икенче ферма бистәсендә сөйләде.
Җирлек башлыгы әйтүенчә, халык арасында агарту эшләре дә алып баралар. Моның өчен мәхәллә имамы Фәнис Миңнеханов җаваплы.
Җирлектә мәктәпкәчә яшьтә булган 21 һәм мәктәп яшендәге 26 бала гомер кичерә. Шуларның тугызы әлеге башлангыч уку йортында белем алалар. Бу көннәрдә балалар каникулда. Укучыларның икесе Рус Пакшиныннан килеп йөрү сәбәпле, язгы каникулны юллар начарланган чорга билгелиләр. Башлангыч мәктәп мөгаллимәсе Вәсилә Дехканова һәркөнне Мамадыштан килеп эшли икән. Аның әйтүенчә, балалар каникулга киткәнче, канатлы дуслары хакында да онытмаганнар. Конкурс оештырып, сыерчык оялары ясап элгәннәр.
Укучыларның язгы каникуллары юллар начарланган чорга туры килсә, почта элемтәсендә эшләүче Мария Тутурова һава шартларына карап утырмый. 3 авылга да хезмәт күрсәтә ул. Үзе җитәкче, үзе хат таратучы. Модульле бинага узган елның октябрендә күчкәннәр. Элекке иске генә агач бинадан соң, монда сөенеп туярлык түгел, ди.
Газинур Әскәров әйтүенчә, Керәшен-Пакшины төбәге җирлекләрне берләштерү сәясәтенә эләгәчәк. Аларны Красная Горкага кушачаклар. Әмма бу яңалыкка куркып карарга кирәкми, ди җирлек башлыгы.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: