Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Кече Кирмәндә быелга планнар билгеләнде

Терлекләр саны арта, халык саны- кими. Кече Кирмән авыл җирлегендә вәзгыять әнә шундыйрак. Бу турыда җирлекнең киңәйтелгән утырышында билгеле булды. Бу атнада районыбызның авыл җирлекләрендә график буенча киңәйтелгән утырышлар уза башлады. Шундыйларның чираттагысын кичә Шәмәк һәм Кече Кирмән авыл җирлекләрендә үткәрделәр. Соңгысы район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә узды....

Терлекләр саны арта, халык саны- кими. Кече Кирмән авыл җирлегендә вәзгыять әнә шундыйрак. Бу турыда җирлекнең киңәйтелгән утырышында билгеле булды.
Бу атнада районыбызның авыл җирлекләрендә график буенча киңәйтелгән утырышлар уза башлады. Шундыйларның чираттагысын кичә Шәмәк һәм Кече Кирмән авыл җирлекләрендә үткәрделәр. Соңгысы район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә узды. Биредә 2012 нче елда башкарылган эшләргә нәтиҗә чыгарып, быелга бурычлар билгеләделәр. Төп хисап белән чыгыш ясаган авыл җирлеге башлыгы Хамис Әкбәров искәртүенчә, төбәк 5 авылны берләштерә. Аларда 310 хуҗалык исәпләнә, 870 кеше яши. Халыкның 270 пенсия яшендә. Хезмәт яшендәгеләрнең 55 бюджет тармагында, бер өлеше "Трудовик" һәм "Семиозерка" хуҗалыкларында, 160 читкә китеп эшли. 77 кечекирмәнле эшсез булып санала. 2012 нче елда җирлектә 17 кеше якты дөнья белән саубуллашкан, ә туучылар саны нибары дүртәү генә.
Җирлектә башка төбәкләргә үрнәк итеп китерерлек саннар да бар. Узган ел биредә мөгезле эре терлекләр, аерым алганда савым сыерлар арткан. Бу сөт җитештерү күрсәткечендә дә чагыла. Шәхси хуҗалыкларда ул 5670 ц тәшкил итә.
Авыл җирлеге өчен узган елның төп вакыйгаларының берсе- Норма авылына 1нче кат асфальт юл түшәү. Ул 3км 800 метр озынлыкта. "Юллы булу күп кенә проблемаларны хәл итте",- ди авыл җирлеге башлыгы.
Быелга билгеләнгән төп бурычларга килгәндә, исемлек башында зират коймасының бер өлешен төзекләндерү, рәсмиләштерелмәгән пай җирләре мәсьәләсен хәл итеп бетерү, Кече Кирмән авылы уртасындагы күперне ремонтлау тора.
- Без әлеге күперне төзекләндерү эшенә инде узган елда ук керешәсе идек. Аның өчен Нократ елгасы аша салынган иске күпернең материалларын алырга да киңәш иттеләр. Тик аларны алып кайту өчен 60 тонналы кран, зур техника таләп ителә. Шунлыктан эш тукталып калды. Быел ничек тә бу проблеманы хәл итәргә тырышачакбыз,- ди Хамис Әкбәров.
Үз юнәлешләрендә башкарылган эшләр буенча полициянең участок уполномоченные, "Трудовик" агрофирмасының Кече Кирмән бүлекчәсе җитәкчесе хисап тоттылар. Авыл имамы Хамис хәзрәт чыгыш ясады. Җирлектәге мәгариф тармагы буенча вәзгыятьне төп мәктәп директоры Гөлфия Шәрифуллина игълан итте. Уку йортында 42 бала белем ала. Узган ел педагогик коллектив тарафыннан 173 мең сумлык яшелчә, җиләк-җимеш үстерелгән. Бу бер балага 4100 сум дигән сүз.
Утырышка йомгакны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов ясады. Ул төбәктә терлекләр саны артуын уңай яктан телгә алды. Ә менә балалар туу, йортлар төзү, Кече Кирмәндә көтү оештыру, халыкны су белән тәэмин итү кебек юнәлешләрдә башкарасы эшләр бар әле, ди Илнар Хафизов.
- Төп мәктәп, мәдәният йортының уңышлары зур. Дингә караш та уңай. Быел Норма авылы асфальт юллы булды, Югары Якегә юл төзү тәмамланды. Киләсе елга соңгысында модульле ФАП куелачак,- ди Илнар Хафизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев