Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Капка төбе йорт хуҗасының кем булуын сөйли

Республиканың иң төзек шәһәрләренең берсендә яшәүчеләр өчен аларның кече ватаннарының абруе хакында еш искәртеп торырга туры килә. Бу юлысы безнең иҗат төркеме территорияләрен үлән каплаган йортларга юлыкты. Бу һичкенә дә төш түгел, ә чынбарлыктагы адреслар һәм хуҗалар. Барысының да үләннәрне нишләп вакытында чапмыйсыз дигән сорауга җавабы да әзер. Кемнеңдер вакыты...

Республиканың иң төзек шәһәрләренең берсендә яшәүчеләр өчен аларның кече ватаннарының абруе хакында еш искәртеп торырга туры килә. Бу юлысы безнең иҗат төркеме территорияләрен үлән каплаган йортларга юлыкты.

Бу һичкенә дә төш түгел, ә чынбарлыктагы адреслар һәм хуҗалар. Барысының да үләннәрне нишләп вакытында чапмыйсыз дигән сорауга җавабы да әзер. Кемнеңдер вакыты юк, икенче берәве чалгым юк, ди, кайсысыдыр инструментын ремонтка биргән. Әмма берсе дә тирә-якны төзекләндерү кагыйдәләрен бозуын кире какмый. Якын арада бу кимчелекләрне төзәтергә дә ышандыралар.
Мәгълүм булганча, шәһәребездә һәр участок теге яки бу оешмага беркетелгән. Алар андагы чисталык өчен җавап бирә. Әмма йорт каршыларын тәртипкә китерү өчен биредә яшәүчеләр үзләре җаваплы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев