Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Кадетлар хәрби–спорт уеннарыннан кайтты

Шәһәребезнең 4нче санлы мәктәбе кадетлары бөтенроссия бәйгесенең республика этабыннан уңыш белән кайтты. Алар "Җиңү" хәрби-спорт уеннарында өченче урынны яуладылар. 4нче мәктәп коллективы бу көннәрдә зур горурлану хисләре кичерә. Уку йортының сәхнәсендә җиңүче команда. Педагог-оештыручы Алмаз Гарипов җитәкчелегендәге 10 кадет 10-13нче декабрь көннәрендә Казан шәһәрендәге Танк училищасы базасында үткән хәрби-спорт уеннарыннан...

Шәһәребезнең 4нче санлы мәктәбе кадетлары бөтенроссия бәйгесенең республика этабыннан уңыш белән кайтты. Алар "Җиңү" хәрби-спорт уеннарында өченче урынны яуладылар.

4нче мәктәп коллективы бу көннәрдә зур горурлану хисләре кичерә. Уку йортының сәхнәсендә җиңүче команда. Педагог-оештыручы Алмаз Гарипов җитәкчелегендәге 10 кадет 10-13нче декабрь көннәрендә Казан шәһәрендәге Танк училищасы базасында үткән хәрби-спорт уеннарыннан җиңү белән кайтты. Артем Гуня, Рөстәм Гыйззәтуллин, Эдуард Гыйбадуллин, Ләлә Хабибрахманова, Динара Мингалеева, Эльдар Шакиров, Артур Мальцев, Александр Шахаев, Екатерина Шахаева һәм Анна Федоровадан торган команда "Җиңү" Бөтенроссия ярышының республика этабында өченче булды.
Хәрби-спорт уеннарында 23 команда катнашкан. Беренче урында Саба, икенчедә Чистай районнары командалары. "Ватан тарихы битләре" номинациясендә безнекеләр беренче, "Алга, яшь армиячеләр!" һәм "Геройларга тигезләнү" номинацияләрендә өченче булдылар. Шәхси зачетта Артур Мальцев икенче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X