Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Грипп буенча хәл тотрыклы

Казанда ОРВИ һәм грипп белән бәйле рәвештә маска киеп йөрү режимы һәм авырулар янына кергәндә чикләүләр кертелде. Әлегә Мамадыш буенча хәл стабиль дип хәбәр итәләр. Табиблар ышандыруынча, дулкынланырга урын юк икән. Әгәр дә сез грипп һәм ОРВИның билгеләре белән таныш һәм алар сездә күзәтелә икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк....

Казанда ОРВИ һәм грипп белән бәйле рәвештә маска киеп йөрү режимы һәм авырулар янына кергәндә чикләүләр кертелде. Әлегә Мамадыш буенча хәл стабиль дип хәбәр итәләр. Табиблар ышандыруынча, дулкынланырга урын юк икән.

Әгәр дә сез грипп һәм ОРВИның билгеләре белән таныш һәм алар сездә күзәтелә икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлегә андыйлар авыру бусагасын узмады, дип белдерәләр. Әмма инфекцияне йоктыручылар саны арта бара икән. Күпчелекне балалар алып тора.
- Мәсәлән, 19 нчы гыйнвар көнне ОРВИ диагнозы белән 29 кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның 19 балалар иде. 20 нче гыйнварда 19 кеше теркәлеп, шуларның 11 балалар. Кичә район үзәк хастаханәсендә 8 ОРВИ очрагы теркәлде, барысы да балалар. Күбесе мәктәп яшендә,- ди эпидемиолог ярдәмчесе Зөлфия Галиева.
Дәвалауга караганда, авыруны кисәтү күпкә хәерлерәк, дип исәпли мамадышлылар. Күпләрнең файдалы киңәшләре дә бар.
Белгечләр аеруча февраль һәм март айларында сак булырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X