Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

“Эшлекле дүшәмбе” яңа бурычлар куя

Уңышка ирешкәннәрдән үрнәк алырга, башка өлкәләрдә дә үрләр яулау өстендә эшләргә. "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә катнашучылар алдына муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов әнә шундый бурычлар куйды. Район оешма-предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары җыелган киңәшмәдә мәгариф хезмәткәрләрен уңышлары белән котладылар. Узган атна ахырында Яшел Үзәндә үткән республика педагогларының кышкы спартакиадасында...

Уңышка ирешкәннәрдән үрнәк алырга, башка өлкәләрдә дә үрләр яулау өстендә эшләргә. "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә катнашучылар алдына муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов әнә шундый бурычлар куйды.
Район оешма-предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары җыелган киңәшмәдә мәгариф хезмәткәрләрен уңышлары белән котладылар. Узган атна ахырында Яшел Үзәндә үткән республика педагогларының кышкы спартакиадасында алар өченче урынны яуладылар һәм мәктәп автобусына сертификат белән бүләкләнделәр. Укучыларының волейбол, кече футбол буенча яулаган үрләре дә яхшы күрсәткеч. Тик менә көрәш буенча гына соңгы вакытларда спортчыларыбыз артка калыша башлады, андыйларга җиңүне үзмаксат итеп билгеләү комачау итмәс иде. Шулай ук район җитәкчелеге үсеп килүче буынны зур спорт белән якыннан таныштыру да үсешкә, алдынгылыкка омтылышның берьюлы булыр дип истә тотып, спорт белән шөгыльләнүче укучыларны Универсиада уеннарына алып баруны оештыру тәкъдимен кертте. Аның өчен махсус автобуслар билгеләнәчәк, шулай гына да түгел, яшь спортчыларга төрле уеннарга билет алуда да район ярдәм итәчәк.
Җитәкчелек, мөмкинлекләрдән чыгып, башка өлкәләргә дә ярдәм кулы сузарга әзер. Авыл җирлекләре башлыкларына үз төбәкләрендә төзелеш алып баручы гаиләләрнең мәнфәгатьләре белән танышырга тәкъдим ителде. Ком, агач кебек төзелеш материалларын кайтарту эшләрен бүгеннән үк башларга була. Узган ел район халкына 21 мең кубометр агач материалы бүлеп бирелгән. Быел да мондый эшләр дәвам итәчәк.
Моңарчы авылларда эшләп килгән халык белән очрашуларны Мамадышта да куллана башлаячаклар. "Кичләрен, кешеләр эштән кайткач, торак милекчеләр ширкәтләрендә җитәкчеләрнең халыкның тормыш-яшәеше белән танышу шәһәрдәшләребезнең булган проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк",-ди район башлыгы. Ул шулай ук авыр хәлле гаиләләрне җитәкчеләр контроленә алу тәкъдимен дә кертте. Монысы гаиләләрнең бөтенлеген саклап калырга, андый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны бәхетле балачактан мәхрүм итмәскә ярдәм итәчәк.
Киңәшмәдә шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә булган кимчелекләрне юк итү өстендә эшләү, торак йортларда һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү кебек мәсьәләләр каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев