Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Эшчеләрнең хокукларын яклау буенча сөйләштеләр

Эшчеләрнең хокуклары еш кына авыл хуҗалыгы һәм төзелеш оешмаларында бозыла. Мамадыш та бу уңайдан читтә калмый. Әлеге мәгълүматны ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре җиткерде. Кичә алар шәһәребездә гражданнарны кабул иттеләр. Республиканың хезмәт инспекциясенә сораулары булган мамадышлылар кичә районның мәшгульлек үзәге бинасына килде. Биредә инспекция җитәкчесенең урынбасары Ирек Мөхәммәтшин һәм...

Эшчеләрнең хокуклары еш кына авыл хуҗалыгы һәм төзелеш оешмаларында бозыла. Мамадыш та бу уңайдан читтә калмый. Әлеге мәгълүматны ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре җиткерде. Кичә алар шәһәребездә гражданнарны кабул иттеләр.
Республиканың хезмәт инспекциясенә сораулары булган мамадышлылар кичә районның мәшгульлек үзәге бинасына килде. Биредә инспекция җитәкчесенең урынбасары Ирек Мөхәммәтшин һәм оешманың бүлек башлыгы Елена Корчагина халыкны кабул иттеләр.
- Мондый очрашулар Казанда инспекциянең үзендә дә, бүгенге кебек районнарда да уза. Чөнки һәркем дә башкалага килеп йөри алмый. Очрашуларда халыкка хезмәт турындагы закончалыклар буенча хокукларын аңлатабыз. Андый очраклар булса, гаржданиннан гаризалар алабыз. Алар бездә гадәттә бер ай эчендә карала,- ди Ирек Мөхәммәтшин.
- Агымдагы елның шушы чорына кадәр безнең тарафтан 3 мең тирәсе тикшерү үткәрелде. Шуларның өчтән бере хезмәт өчен түләү белән бәйле. Бу ике айдан артык хезмәт хакы түләмәү, эштән киткәндә эш бирүченең тиешенчә исәп-хисап ясамавы, өстәмә эш сәгатьләре өчен түләмәү, һ.б.-ди Елена Корчагина.
Елена Корчагина әйтүенчә, хезмәт кешесенең хокуклары күбесенчә авыл хуҗалыгы һәм төзелеш оешмаларында бозыла икән.
Гражданнарны кабул итү вакытында әлеге райондашыбыз "Мине эштән дөрес азат итмәделәр",- дип мөрәҗәгать итте. Ул декрет ялындагы кеше урынына урнашкан булган. Ноябрь башында аңа җитәкчесе эштән китәсең, ди. "Ялдагы кеше эшкә чыгадыр инде, дип, бер сүз әйтмичә ризалаштым",- ди ул. Әмма берничә көннән бу урынга гомумән башка кешене кабул иткәннәре ачыклана. Үзен шундый хәлгә куйганнарына рәнҗеп, район прокуратурасына гариза да яза ул. Хезмәт инспекциясе вәкилләре аның хокуклары бозылуын аңлаттылар, мәсьәләне яхшылап өйрәнеп, нигезле җавап бирәчәкләрен әйттеләр.
- Без хәзер элеккеге кебек, кеше мәнфәгатьләрен яклап, үзебез судларга мөрәҗәгать итә алмыйбыз. Мондый мөмкинлек бетерелде. Әмма халыкны ярдәмнән ташламыйбыз,-ди Ирек Мөхәммәтшин.
Инспекция вәкилләренә чираттагы мөрәҗәгать 3нче төркем инвалидтан килде. Ул иминият фондыннан акча алу өчен судка да биргән булган. Суд фондка акча түләтергә, дигән карар чыгарган. Әмма акчасын һаман ала башламаган икән әле. Ирек Мөхәммәтшин, мөрәҗәгатьне игътибар белән тыңлап, республика иминият фондына шалтыратты һәм мәсьләне тизрәк хәл итүләрен сорады. Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре әйтүенчә, хәзер аларга өйдә утырган килеш тә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу эш Он-лайн кабул итү рәвешендә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев