Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Экстремизмга - юк!

Кичә илебездә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан күп кенә мәктәпләрдә дә "Экстремизмга-юк!" исеме астында дәресләр узды. Безнең иҗат төркеме дүртенче санлы белем бирү йортында үткәрелгән чарада катнашты. Мәктәпкә керүче һәркемне полиция хезмәткәре каршы ала. Иң элек нинди максаттан йөрүеңне кызыксыналар. Шушында ук шәхесеңне ачыклаучы документ та...

Кичә илебездә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан күп кенә мәктәпләрдә дә "Экстремизмга-юк!" исеме астында дәресләр узды. Безнең иҗат төркеме дүртенче санлы белем бирү йортында үткәрелгән чарада катнашты.

Мәктәпкә керүче һәркемне полиция хезмәткәре каршы ала. Иң элек нинди максаттан йөрүеңне кызыксыналар. Шушында ук шәхесеңне ачыклаучы документ та тикшерелә. Бары шуннан соң гына уку йортының куркынычсызлык өчен җаваплы вәкиле озатуында кирәкле урынга барырга мөмкин. Болар барысы да 20 нче августтан башланып, 20 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк куркынычсызлык ае кысаларында үткәрелә.
- Иң элек айлыкның планын эшләдек. Аның буенча һәр сыйныфта класс сәгатьләре үткәрелә. МЧС вәкилләре белән очрашулар уздырабыз. Дәресләрдән соң спорт чаралары оештырабыз,- ди мәктәп директоры Илдус Габдрахманов.
Әлеге коллектив 3 нче сентябрь- терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен дә игътибарсыз калдырмаган. Кичә һәрбер сыйныфта "Экстремизмга-юк!" исеме астында дәресләр узды.
- Без бу турыда ешрак сөйләргә тиеш. Балалар формаль булмаган берләшмәләр турында, аларга кушылырга ярамаганлыгы хакында белеп үссеннәр иде. Әлеге дәресләр шул максаттан үткәрелә,- ди дүртенче санлы мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ирина Шишкина.
Укучыларга "Экстремизмга-юк!" дәресләре кысаларында терроризм, скинхед хәрәкәтләре, фашизм хакында сөйләделәр. 2004 нче елны Бесланда булган коточкыч терактны искә алдылар.
- Мин бүгенге дәрестә күп кенә әһәмиятле мәгълүматлар алдым. Экстремистлар, неофашистлар хакында тулырак белдем. Патриот булып үсәргә кирәклегенә инандым,- ди Диана Григорьева.
Ватаныбызның көч-куәтен арттыру, бөтенлеген, тынычлыгын саклау, терроризмның һәртөрле күренешләренә каршы тору өчен мондый дәресләрнең дә әһәмияте зур ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев