Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Егетләр армиягә әзерләнә

Быелгы көз-кыш айларында 65 мамадышлы солдат формасы киячәк. Бу турыда районның чакырылыш комиссиясе утырышында мәгълүм булды. Аны кичә ТР хәрби комиссариатының Мамадыш районы бүлегендә үткәрделәр. Татарстанда 1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быелның көзендә республикада 4 меңгә якын кеше хәрби хезмәткә чакырыла. Шуларның...

Быелгы көз-кыш айларында 65 мамадышлы солдат формасы киячәк. Бу турыда районның чакырылыш комиссиясе утырышында мәгълүм булды. Аны кичә ТР хәрби комиссариатының Мамадыш районы бүлегендә үткәрделәр.

Татарстанда 1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быелның көзендә республикада 4 меңгә якын кеше хәрби хезмәткә чакырыла. Шуларның 65-е безнең район егетләре.
-Егетләр коры җир гаскәрләрендә, хәрби-диңгез флотында, эчке гаскәрләрдә, стратегик әһәмияттәге ракета гаскәрләрендә, тимер юл гаскәрләрендә, һава-космик оборона гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Шулай ук бер төркем райондашларыбызны шефлык итүче хәрби частьларга җибәрү дә күздә тотыла. Бүгенге көндә анда 22 якташыбыз хезмәт итә. Ә барлыгы андыйларның саны 85 кә тулды,- ди Андрей Синкевич.
Чакырылыш яшендә булган мамадышлыларны дүшәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендәге комиссия кабул итә башлады. Биредә булачак солдатларны кайсы гаскәрләргә җибәрергә мөмкинлеге, сәбәпләр булган очракта армия хезмәтеннән кичектереп тору каралды.
Бу чакырылышта да төп басым югары һәм махсус урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучыларга ясалачак. Ул бөтен чакырылышның 75 процентын тәшкил. итә.
- Бу чакырылышның төп үзенчәлеге, армия сафларына озатылачак егетләрнең 70 %ында "С" категорияле машина йөртү таныклыгы булу шарт. Һәр солдатка да ВТБ банкы карталары тапшырылачак,- ди Андрей Синкевич.
Ә укуларын тәмамламаган егетләргә кичектереп тору бирелә. 87 нче санлы ҺК тә тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерүче Айнур Шәйдуллин да әнә шундыйлардан.
Татарстанның Җыелу пунктыннан булачак солдатларны гаскәрләргә озату 2012 елның 7 ноябреннән башлана. Хәрби хезмәттә булу вакыты үзгәрешсез калды: ул бер ел дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев