Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Дүсмәттә тырыш кешеләр яши

Районыбыз мәктәпләрендә гыйбадәтханәләргә йөрү өчен бердәм көн кертеләчәк. Бу турыда Дүсмәт авыл җирлегенә булган эш сәфәре вакытында Анатолий Иванов белдерде. Әлеге эшне оештыру өчен мәхәллә имамнары, җирлек башлыклары һәм мәктәп директорлары җаваплы. Дүсмәт авыл җирлеге эшчәнлеге белән танышу биологик калдыклар өчен төзелгән объектны караудан башланды. Аны узган елның ноябрендә сафка...

Районыбыз мәктәпләрендә гыйбадәтханәләргә йөрү өчен бердәм көн кертеләчәк. Бу турыда Дүсмәт авыл җирлегенә булган эш сәфәре вакытында Анатолий Иванов белдерде. Әлеге эшне оештыру өчен мәхәллә имамнары, җирлек башлыклары һәм мәктәп директорлары җаваплы.

Дүсмәт авыл җирлеге эшчәнлеге белән танышу биологик калдыклар өчен төзелгән объектны караудан башланды. Аны узган елның ноябрендә сафка бастырганнар.
Алга таба район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендәге комиссия "Нократ" агрофирмасы "Таң" бүлекчәсенең Иске Комазан фермасында булды. Биредә уртача тәүлеклек артым күрсәткече нибары 400 грамм тирәсе генә. Ә район буенча әлеге сан 700 граммны тәшкил итә. "Нократ" агрофирмасының барлык бүлекчәләрендә дә шартлар бер үк югыйсә. Терлек азыгы бар. Димәк монда тәрбияләү җитми",- дип ассызыклады Анатолий Иванов. Хезмәткәрләрне эшләренә җаваплырак карарга чакырды район җитәкчесе.
Чираттагы тукталыш Рөстәм Һадиуллинның шәхси хуҗалыгы иде. Иске Комазан авылы егете Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасында катнашып, субсидия алу бәхетенә ирешкән. 500 мең сумның яртысын алып, узган елда 30га 10 метр зурлыгындагы терлекләр йорты төзеп куйганнар. Биредә 30 баш мөгезле эре терлек асрарга исәпләре. Шуның унысы савым сыерлар булачак.
Төбәктә үз эше белән көн күрүчеләрнең тагын берсе- Рәис Нафыйков. Ул яшелчәчелек белән шөгыльләнә. 5 сутый мәйданны биләүче теплицасы бар. Биредә ел саен кыярлар үстереп, аларны райондагы сәүдә нокталарына чыгара. Сезонга уртача 5-6 тонна уңыш ала. Бер сутыйдан кергән табыш 100 мең сум тирәсе. Продукцияне сату белән проблема юк,- ди Рәис. Узган ел беренче уңыштан 4нче апрель көнне авыз иткән булганнар.
Иске Комазан мәчетендә район үзәгеннән килгән кунакларны мәхәллә имамы Разил хәзрәт, Вахит ага Галиев, мөхтәсиб Илһам хәзрәт һәм авыл картлары каршы алды. Биредә аеруча яшь буынга дини тәрбия бирү хакында сөйләштеләр. Анатолий Иванов әйтүенчә, районыбыз мәктәпләрендә гыйбадәтханәләргә йөрү өчен бердәм көн кертергә кирәк. Айга бер тапкыр Ислам динендәге балалар мәчетләргә, православие динен тотучы укучылар чиркәүләргә барып, дини дәресләр алачак. "Эчтәлекле вәгазьләр сөйләгез, видео һәм аудио материаллар кулланыгыз",- диде район башлыгы. Аның искәртүенчә, кеше кечкенәдән үк дөрес юлда булырга тиеш. Бу тәкъдимне мәчет картлары да хуплап каршы алды. Әлеге эшне оештыру өчен дин әһелләре, җирлек башлыклары һәм мәктәп директорлары җаваплы булачак.
Сәфәре кысаларында Анатолий Иванов Иске Комазан башлангыч мәктәбендә, балалар бакчасында, китапханә, клуб һәм ФАП булды. Соңгысында быел капиталь ремонт үткәреләчәк.
Дүсмәт урта мәктәбендә "Олимпиада-100" программасы, "Тормыш дәресләре", укучылар сайлаячак һөнәрләр, бизнес-план хакында сөйләштеләр. Югары сыйныфта белем алучылар арасында эшче һөнәрләрен сайларга теләк белдерүчеләр дә шактый. Анатолий Иванов укучыларга эш сөяр якташларын үрнәк итеп китерде.
Дүсмәтнең тагын бер эшмәкәре Архипов Николай абый. Узган ел пилорама сатып алып, агач яру белән шөгыльләнә башлаганнар. Киләчәктә, бу төр бизнесны җәелдерергә ниятли.
Авылның ФАПда ремонт мәсьәләсе күтәрелде. Бина капиталь төзекләндерү буенча 2014нче елгы республика программасына кергән. Биредә хезмәт куючылар әйтүенчә, салкын көннәрдә бүлмәләр тиешле температурага кадәр җылынмый. "Һичьюгы тәрәзәләрен алыштырырга кирәк",- ди фельдшер. Бу эштә быел ук районнан ярдәм күрсәтәчәкбез,- дип белдерде Анатолий Иванов.
Чираттагы объект- "Нократ" агрофирмасы "Таң" бүлекчәсенең Акман комплексы иде. Биредә 1500 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 705 башы савым сыерлар. Бер терлектән көнгә уртача 8,4 кг сөт савып алалар. Уртача тәүлеклек артым 480 грамм. Моны белгечләр фураж белән проблемалар булганлыктан дип аңлаталар.
Акман авылы да игътибардан читтә калмады. Бүгенге көндә биредә 70 хуҗалык исәпләнә. Аларда 208 кеше яши. Халыкның бер өлеше белән клубта очраштылар. Өлкәннәр тарафыннан торак пунктта ФАП булмау, авыл эчендәге урам юлларының начар халәте мәсьәләләре күтәрелде.
Беренче мөрәҗәгатьне урында ук хәл иттеләр. Моннан соң Акман авылында авыруларны атнаның 3 көнендә медицина хезмәткәре кабул итәчәк.
Комиссия вәкилләре юл өстендә генә калучы Николай Павловның фермер хуҗалыгында да булдылар. Бүгенге көндә биредә 25 баш савым сыер, 200 баш дуңгыз тәрбиялиләр. Киләчәккә аларны 50 һәм 250 башка кадәр җиткерергә планлаштыралар. Узган ел 2 млн сумнан артык продукция җитештереп сатканнар. Чиста керем 600 мең сумга якын.
Авылдашлары Айдар һәм Александра Миңнехановлар да зур планнар белән яши. 8гә 10 метр зурлыгында булачак терлекләр йортына нигез салып куйганнар. Биредә үгезләр үрчетергә һәм сөтчелек белән шөгыльләнергә ниятлиләр. Әлегә сарайларында 3 сыер, 2 үгез исәпләнә. Моннан тыш, Миңнехановлар 12 авылдан сөт җыю белән дә мәшгуль.
Төрле өлкәгә каручы оешмаларның эшчәнлеге белән танышу Комазан башы авылында төгәлләнде.
Дүсмәт мәдәният йортында җирлекнең киңәйтелгән утырышы узды. Биредә узган ел әлеге төбәктә башкарылган эшләр буенча хисап тоттылар. Соңыннан дүсмәтлеләр өчен районның сәнгать осталары чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев