Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Дәрестә заманча технологияләр

Берничә сәгать элек шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбе базасында 2 көн дәвам иткән "Белем бирү эшчәнлегендә заманча информацион-коммуникатив технологияләрне куллану" темасына республика конкурсы төгәлләнде. Бу атнада шәһәребезнең 3 нче санлы мәктәбе 21 районнан кунаклар кабул итте. Мамадышта "Белем бирү эшчәнлегендә заманча информацион-коммуникатив технологияләрне куллану" 10 нчы республика конкурсының финалы уза. Шушы...

Берничә сәгать элек шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбе базасында 2 көн дәвам иткән "Белем бирү эшчәнлегендә заманча информацион-коммуникатив технологияләрне куллану" темасына республика конкурсы төгәлләнде.
Бу атнада шәһәребезнең 3 нче санлы мәктәбе 21 районнан кунаклар кабул итте. Мамадышта "Белем бирү эшчәнлегендә заманча информацион-коммуникатив технологияләрне куллану" 10 нчы республика конкурсының финалы уза. Шушы ук бәйге бездә 2007 нче елда да үткәрелгән булган.
- Бу теманың әһәмияте бик зур. Заманча информацион-коммуникатив технологияләр белем бирү процессын яңача корырга мөмкинлек бирә. Шулай ук алар ярдәмендә мәгариф хезмәткәрләре мөһим бурычларны хәл итәләр,- ди конкурсның жюри рәисе, КФУ ның физика институты галиме Александр Фишман.
Әлеге бәйгенең район турлары сентябрь аенда үткән иде. Мамадышлылар республика комиссиясенә 12 проект тәкъдим иттеләр. Ә Татарстан буенча аларның саны 230 дан артык булган. Шәһәребездә узучы финалда 53 эш катнаша. Шуларның бишесен мамадышлылар иҗат иткән. 2 проект балалар бакчаларыннан, өчесе мәктәпләрдән. Икенче санлы лицей мөгаллимнәре Илдар Хәйруллин һәм Айрат Сафин эшләгән проектлар "Тормыш дәресләре" дип атала. Аларның бу конкурста 7 нче мәртәбә катнашуы. Шуның бишесендә призлы урыннарга ирешкәннәр. Быелгы проектлары "Технология һәм гомуммәдәни фәннәр" номинациясендә катнаша.
- Безнең бу проектка 34 дәрес кергән. Аның һәркайсысы Мамадышның теге яки бу оешмасы эшчәнлегенә багышлана. Биредә дәреснең конспекты да, шул оешма турында видеоматериал да, презентация дә бар. Укытучылар өчен бик тә уңайлы. Барлык мәгълүмат бер дискка тупланган,- ди Илдар Хәйруллин.
Ә икенче санлы лицейның физика-математика фәне укытучысы Лилия Шакированың бу конкурста әле беренче генә тапкыр катнашуы. Аның проекты "7-9 нчы сыйныф укучылары өчен мәктәп физикасы курсыннан электрон уку-методик комплексы" дип исемләнгән.
- Җәмгыятьне мәгълүматлаштыру чорында без заманча белем бирү системасына күчәбез. Әлеге комплекс дәресләрне кызыклырак итеп алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Ул дәресләрне мөстәкыйль өйрәнү өчен дә уңайлы,- ди Лилия Шакирова.
Конкурста һәр проект авторына үз эшен яклау өчен 12 минут вакыт бирелде.
Җиңүчеләрне 8 номинация буенча ачыкладылар. Илдар Хәйруллин һәм Айрат Сафин эшләгән проект 2 нче урынга лаек булды. Балалар бакчаларының эшләре дә үз номинацияләрендә призлы урыннарда. Соколка мәктәбеннән Сергей Хохлов һәм икенче лицейдан Лилия Шакированың проектлары да аерым билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев